erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раяз Фасыйхов авылына вертолет белән кайткан

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов бу арада боралак белән йөрде. Вертолётны шулай диләр кайбер татарлар.

Мамадыш якларын бер әйләнгәч, ул үзенең туган ягына Балтач районы Нөнәгәр авылына киткән. Вертолетның туган нигезенең бакча башына кунуы шактый күңелле. Берничә метр арада кәбестә, помидорлар үсеп утыра һәм шулар янына канатлы техника куна. "Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшергә күптән хыял бар иде - бүген чынга ашты! – дип яза Раяз, – Әле балалар белән энекәшләрне дә йөртеп килде пилот абый".

 

Җырчының авылга вертолетта очып кайтуы интернетта зур кызыксыну уятты. Бу турыда ул үзенең инстаграм битендә хәбәр иткән иде. Кемдер артистны "булдырган" дип мактаса, кайберәүләре "масайган, мактанчык" дип сүкте. Җырчы бу җәһәттән "Матбугат.ру" хәбәрчесенә үз комментариен бирде. Раяз Фасыйхов, авылга вертолетта кайтып, музыкаль клип төшерәдер бәлки дигән фаразлар расланмады. - Хыялым бар иде, вертолетта очып, арткы бакчага төшәргә. Күп тапкыр очканым булса да, моңа кадәр авылга кайтырга җай булмады. Менә бу юлы, шундый мөмкинлек килеп чыкты. Улым белән  энекәшләрне дә йөртеп килдем әле. Без - авыл малайлары хыялый бит инде, кечкенәдән техникага кызыгып үстек - иске комбайн, тракторны очкыч итеп... Кеше бит очарга хыяллана, омтыла. Мин үзем ерак булмаган араларга очарга яратам.  Бервакыт Австралияга Сабан туена барырга тәкъдим иттеләр. 15 сәгатьләп очарга кирәк, баш тарттым. Ә менә вертолетта җирдән 100 метр биеклектән очасың. Туган якның матурлыгын кош оча торган биеклектән күзәтү шулкадәр күңелле. Үзең уйнап үскән үзәннәр, ермак-калкулыклар - хәйран калырлык, вакыт үтә, алар шундый ук. Бергә уйнап үскән малайлар искә төшә. Кызганыч, кайберләре инде арабызда юк... Шушы матур дөньяның рәхәтен күреп яшәргә кирәк, дип, аллага шөкер, исән-сау, йомшак төштем, дип уйлап куйдым.  - Вертолет бик кыйммәтле әйбер. Аны сатып алдыңмы-арендалап тордыңмы? Бу балачак хыялына масаю, кылтаю, заманча әйтсәк, "понты" дип караучылар бар. - Әйе, кыйммәт. Вертолетны сатып алмадым, арендага алдым - дустымныкы. Масаю, кылтаю, "понты" диючеләр тормышта бернәрсәгә дә ирешә алмаган, хыяллары булмаган материалистлар, дип уйлыйм. Кеше акчасын санаучылардыр - мин аларны кызганам, ләкин гаепләмим. Һәр кешенең үз фикере. Аллага шөкер, мөмкинлек булганда, кеше нәрсә әйтер икән дип куркып торасы тугел. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://www.instagram.com/p/CB6FuJQBRgN/?utm_source=ig_web_button_share_sheet

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29742

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X