erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район ашлыкның тулай җыемы буенча республикада беренче урында

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Ренат Мансурович, 2021 ел район авыл хуҗалыгы өчен нинди ел булды?

– Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылый. Узып баручы елда игенчеләрнең ихтыяр көчен табигать шартлары шактый сынады.  Гадәттән тыш эсселек, явым-төшемнәр булмавы көткән уңышны алырга мөмкинчелек бирмәде. Шуңа да карамастан, игенчеләребез  сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, дип саныйм.

Бүгенге көнгә без барлык бөртеклеләрне җыеп алдык. Район басуларында 58 мең гектар мәйданда уҗым һәм сабан культуралары игелде. Уңышның тулаем күләме 105 мең тоннадан артыг-

рак булды. Иртә яздан югары уңышка ныклы нигез салынса да, бер гектардан уртача уңыш 18,3 центнердан артмады. Район ашлыкның тулай җыемы буенча республикада беренче урында.

“Кырлай”, “Курса МТСы” ширкәтләре һәр гектардан уртача 24әр, “Северный”, “Ватан”, “Ашыт” ширкәтләре 21–22шәр центнер уңыш алуга иреште.

Болар барысы да алдынгы технологияләрне кулланып, үзвакытында ашламасын кертеп, игеннәрне тиешенчә тәрбияләп үстерү нәтиҗәсе.

Язгы кыр эшләре вакытында, урып-җыю чорында механизаторларыбыз һәрдаим район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Атна саен йомгак ясалып, хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Соңрак районның иң яхшы 20 комбайнчысы 10ар мең сумлык премияләр алачак.

Алдагы ел өчен дә нык-лы нигез салынды – барлык чәчүлек мәйданның 90 проценттан артыгы эшкәртелде. Киләсе ел уңышы өчен 16 мең гектардан күбрәк көзге культуралар чәчеп калдырдык. Амбарларга җитәрлек күләмдә орлык салынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Терлекчелек өчен дә шартлар бик уңай килмәде кебек.

– Терлекчеләребез дә сынатмый. Бүгенге көндә 32 меңгә якын мөгезле эре терлек булса, шуның  9,3 меңе савым сыерлары. “Ак барс” агрокомплексы”нда килеп чыккан чир район-ның сөт җитештерү буенча республика рейтингында үз урынын бераз югалтуга китерде, шулай да тәүлегенә районда 150 тоннага якын сөт савыла. Бер сыердан тәүлеклек савым 15,9 килограмм.

Иң күп сөт “Северный” ширкәтендә җитештерелә, бер сыердан тәүлегенә 22,8 килограмм сөт савыла. “Игенче”, “Ашыт”, “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләре эшчәнлеге дә мактауга лаек. Җәйге эсселәрдә терлекләргә дә, терлекчеләргә дә җиңел булмады. Кайбер  хуҗалыкларда торакларга җил-ләткечләргә кадәр куйдылар.

Терлекчелектә зур төзелешләр алып барылды. “Яңарыш” ширкәтендә 1200 баш сыешлы  комплексның 300 башка исәпләнгән торагына терлекләр кертелде, 2022 ел башына “Кырлай” агрофирмасында 1800 баш сыешлы комплексның беренче чиратына терлекләр кертелер, дип көтелә. “Северный” хуҗалыгында комплексның проект эшләре эшләнеп, бүгенгесе көндә җир эшләре бара.

Ел дәвамында хуҗа-лыклар техник базаларын да шактый ныгыта алды. Район хуҗалыклары быел 10 трактор, 8 ашлык суктыру комбайны, 3 азык комбайны, 5 чәчү комплексы, 100гә якын тагылма кораллар алдылар.

Зур хуҗалыклар белән бергә, Дамир Шакирҗанов, Хәлим Гарипов, Фәнис Әхмәтханов, Виктор Абрамов, Рәзимә Бариева, Альберт Галәветдинов, Айзат Сәлахов крестьян-фермер хуҗалыкларының эшен уңай бәялим.

Мөмкинлектән файдаланып, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗа-лыгының барлык фидакарь хезмәтчәннәре белән горурланабыз. Барысына да нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X