Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов: "Печән әзерләүгә әлегә “Ташкичү” ширкәте генә кереште"

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов бу көннәрдә хуҗалыкларда еш була.

    “Быел район буенча 17 мең тонна печән әзерләргә, 170 мең тонна сенаж, 55 мең тонна чамасы силос салырга тиешбез, – ди ул. – Печән әзерләүгә әлегә “Ташкичү” ширкәте генә кереште, 45 тонна печән туплап куйдылар инде”.

    Ә сенаж салуда “Кырлай” (2378 тонна), “Северный” (2700 тонна), “Яңарыш” (1760 тонна) ширкәтләре активлык күрсәтә. “Курса МТСы”, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтләре дә 1500–1000 тонна сенаж салдылар.

    – “Северный” ширкәтендә яңа чапкыч белән эшлиләр, яңгырлы елны аеруча әйбәт җайланма. Ул үләннең согын сыгып диярлек чыгарып, 9 метрга таратып бара. Ике сәгатьтә масса сенажга салырлык була.

    Ширкәтнең баш зоотехнигы Ирек Сәләховны Шекә фермасы янында сенаж салган урында очраттык. “Бик шәп җайланма, – дип ул да шул ургычны мактады. “Яшел масса бик тиз җилли, бер чокырны тутырып, өстен ябып куйдык инде”, – ди.

    Биредә арыш һәм тритикалене катнаштырып сенаж салалар. Сенажны таптату да мөһим бит. Азат Рәхмәтуллин белән Линар Миннебаев бу эшне тырышып башкаралар.

    – Бер басуның үләнен печәнгә дип урдык, көннәр ачылып китсә, аны да җыеп алачакбыз, – ди баш зоотехник.

    Реклама

    – Хәзер менә үләннәрнең чәчәккә бөреләнгән, протеинга бай вакыты, – ди Роберт Хәйретдинов. – Соңгарак калган саен туклыклылыгы кими башлый.

    Быел терлек азыгын мөмкин кадәр күбрәк итеп әзерләү бурычы куелды. Монда кукуруз уңышының ничек булуы да мөһим роль уйнаячак. Белгечләр кукурузга каты корт һөҗүм итә, дип чаң суга. Аны да препаратлар белән эшкәртмичә булмый. Рапсны әйткән дә юк инде – чәчүлекләрне агуламасаң, бөтенләй ашап бетерәчәкләр. Биологик ысуллар кулланырга өндәүчеләр җәйгә чыгуга юк була. Димәк, әлегә химик юл белән көрәшү генә кала, агу белән умарта корты проблемасы тиз генә бетәргә ошамаган.

    Узган ел Шекә, Яңа Ашыт, Яңа Кенәр һ.б. кайбер авылларда бал кортлары күпләп үлде. Аңа кадәр мондый хәл Иске Кишеттә булган иде. Узган ел комиссия белән мин дә йөрдем. Башта умартачылар хуҗалыкның рапс басуын агуладылар, кортлар шул якка очалар иде, дип сөйләделәр. Әмма рапс чәчәк ату гына түгел, әле тишелеп тә бетмәгән иде. Люцернаның чәчәктә утырган вакыты иде, аны агулаган булганнар, кортлар агулануга шул сәбәптер, дип фараз ителде. Әмма эшне ахырына кадәр җиткерү өчен, кем әйтмешли, бер пот тоз ашарга кирәк булып чыкты...

    Быел менә тагын шуңа охшаш хәл, 22 июнь иртәсендә бал кортлары күпләп үлә башлаган. Бу хәбәр күпләрне аякка бастырды, төрле хезмәтләр вәкилләре урында булып хәлне ачыкларга тырышалар. Кортларның агулануын ачыклый торган лаборатория республикада бөтенләй юк икән.

    –  Басуларны кичке сәгать сигездән иртәнге өчкә кадәр эшкәртсеннәр иде, – дип сорый  умартачылар. Ул вакытта бал кортлары очмый, ә эшкәртелгән басуга алар төшми. Гади генә әйбер бит инде, шуны үтәсәк, яклар арасында низаг та чыкмас иде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: