Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Район башлыгы - беренче сайлаучы

    Бүген Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев иң беренчеләрдән булып тавыш бирде.

    Ул тормыш иптәше Гөлнур ханым белән 950нче Апаз сайлау участогында иртәнге сигездә үк беренче булып сайлады.

    - Ил-көннәребезнең иминлеге, район, республикабыз үсеше, туган авылымның матур киләчәге өчен лаелы кандитатларга тавыш бирдем, -дип белдерде ул.

    Реклама

    Апаз сайлау участогы мәдәният йортында урнашкан. Сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү өчен биредә барлык саклык чаралары җиренә җиткереп үтәлә. Сайлаучыларны ишек төбендә үк каршы алып температураларын үлчиләр,маска,пирчәткә,авторучкалар белән тәэмин итәләр. Участокта барысы 468 сайлаучы. Иң яше Инсаф Нигъмәтҗанов, ул быел сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Ә иң өлкән сайлаучылары Рәхимә апа Миннебаевага 101 яшь икән. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: