Реклама
Район башлыгы бүләкләде
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 5 августта игеннәрне урып-җыюда, терлек азыгы әзерләүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Бүләк алучылар арасында “Тукай” ширкәтеннән Рафил Фәттахов, Фәрит Рәхимҗанов, “Ашыт” ширкәтеннән Якуб Гатиятуллин, Динар Рәхмәтуллин, “Ташкичү” ширкәтеннән Рәдиф Хәбибуллин, Нәфис Хуҗиев, Илдар Кашапов бар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз