Реклама
Һәрберсенә Кыш бабай бүләкләре дә бар иде.
Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме дә булды. Анда мәктәпләрдән алдынгы укучылар, җәмәгать эшләре активистлары, олимпиадаларда җиңүчеләр, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, мәдәният идарәсе, педагогика көллияте, волонтерлар белән берлектә оештырылган чыршы бәйрәме балаларга бик ошады. Соңыннан алар Казан театр училищесы студентлары тәкъдим иткән “Песи” дигән театральләштерелгән тамаша карадылар. Әлбәттә инде, һәрберсенә Кыш бабай бүләкләре дә бар иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз