erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада әфганчыларны Ростов-на-Дону шәһәреннән килгән "Ростов" төркеме сәламләде

Бүген Әфган сугышын кичкән райондашларыбыз район Мәдәният йортына җыелды.

Анда әфганчылардан тыш мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр дә чакырылган иде. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул һәлак булган әфганчыларны искә төшерде,  сугышчы-интернационалистларның яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

“Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул. – Сез зур батырлык үрнәге күрсәтеп, Әфган тауларын кичкән, сынауларны лаеклы рәвештә узган кешеләр”.

Илшат Нуриев Сергей Баһаветдиновка, Илнур Яруллинга, Дамир Шакирҗановка, Рәдис Гарифуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чарада әфганчыларны шулай ук Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов котлады.

“Әлеге чара – сезгә һәм сезнең якыннарыгызга карата ихтирам билгесе, – дип әфганчыларга мөрәҗәгать итте Алмаз Борһанов. – Без сезнең белән горурланабыз”.

Сергей Баһаветдинов Рамил Вәлиев, Зиннур Ильясов, Динар Гарифҗанов, Илшат Миндубаев, Айрат Хабибуллаев, Илнур Хәбибуллин, Фәрит Гомәров, Радик Әскәров, Хәниф Гариповка  Татарстан Республикасы Координацион советының Грамоталарын тапшырды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гарифулла Әхмәтгалиев, Фердинант Кавиев, Рафис Галипов, Фәнис Тимашев, Данаил Сабиров, Газинур Сафин, Рашат Салихҗанов, Рәзил Шәйхетдинов, Ринат Зарипов “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасының Грамоталарына ия булды.

Ростов-на-Дону шәһәреннән килгән “Ростов төркеме” чыгышларын караганнан соң әфганчылар Арча үзәгендәге сугышчы-интернационалистлар  һәйкәленә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X