Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Район газетасының баш мөхәррире мактаулы исемгә лаек булды

    Котлыйбыз

    "ТАТМЕДИА" акционер җәмгыяте филиалы "Арча мәгълүмат үзәге" баш мөхәррире - җитәкчесе Исрафил Насыйбуллинга "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Җитәкчебез әлеге исем белән Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде. 

    "Арча хәбәрләре", "Арский вестник" газеталары һәм "Арча" радиосы баш мөхәррирен, җитәкчебезне  ихлас күңелебездән котлыйбыз.

    Реклама

    "Бу бүләкнең, мактаулы исемнең 99 проценты сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Рәхмәт сезгә! Әгәр бүлеп булса, һәрберегезгә өлеш чыгарыр идем", - диде Исрафил Рәхмәтуллович, безгә мөрәҗәгать итеп. 
     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: