erid:2VtzquqpS7d
Район җитәкчелеге хатларга игътибарлы
Арча яңалыклары

Район җитәкчелеге хатларга игътибарлы

Без Арчада чиркәү артындагы урамда яшибез. Арчаның Зур урамына керәбез. Әмма безнең яшәгән урам өлешендә (2--14 йортлар) юл бик начар хәлдә.

Шушы урам өлешендә яшәүчеләр район башлыгы исеменә хат яздык һәм имзалар куйдык. Юлны асфальтлауны сорадык. Озак та үтмәде безгә район башкарма комитеты җитәкчесе И.А.Галимуллин имзасы белән  җавап хаты да килде.

Анда мондый юллар бар. Хаттан аңлашылганча, 2020 елда юл эшләре буенча муниципаль программаны тормышка ашыру барышында без сораган урам юлына асфальт түшәү ремонты каралачак.

Безне бу хәбәр сөендерде. Халык соравына шулай тиз җавап бирүләре дә сөендерде. Рәхмәт район җитәкчелегенә. 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев