Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Район "капкасы": Иске Чүриле авылына сәяхәт

    ​​​​​​​“Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил” сәхифәсе кысаларында районыбыз авыллары буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Безнең максат – авылга багышланган җырга клип төшерү һәм авыл турында мәгълүмат туплау.

    Чираттагы тукталышыбыз – районыбызның нәкъ чигендә урнашкан Иске Чүриле авылы. Аны районыбызның “капкасы” булып тора дисәк тә, ялгышмабыздыр. Килгән кунаклар, олы юлдан үтеп китүчеләрдә район турында беренче тәэсир тудыручы авыл ул.

    Үткәннәрдән бүгенгегә

    Халык телендә рус авылы дип саналса да, Иске Чүриле авылына 16нчы гасырның беренче яртысында татарлар нигез салган икән. Безнең төбәктә беренче рус авыллары 16нчы гасырның икенче яртысында гына барлыкка килә башлый.

    “Чыганакларда 1565-1568 елларда безнең авыл татарлары “яңа чукындырылган”нар дип язылган, – дип сөйли Иске Чүриле мәктәбенең тарих укытучысы Рамил Гарифуллин. – 1602-1603 елларга безнең “яңа чукындырылган” авылда 5 йомышчы һәм 13 ясаклы керәшеннәр хуҗалыгы булган, дип язылган. “Яңа чукындырылган” булгач, татарларны чукындырганнар, дип уйларга нигез бар”.

    Бүгенге көндә авылда татарлар да, руслар да бердәм булып яши. Авыл башында ук мәчет балкып утыра, ә авыл уртасында чиркәү эшли. Тарихи һәйкәл булып торучы чиркәүнең тарихы 18нче гасырның икенче яртысына барып тоташа. Ә аңа кадәр биредә агач чиркәү була. Ул чиркәү янганнан соң, 1830 елда мәхәллә кешеләре акчасына шушы чиркәү төзелә. 30нчы елларда чиркәү ябыла, ә рухани Василий Пантелеев атып үтерелә. Совет чорында биредә ашлык саклау склады урнаша, аннан соң бина Казан оптика-механика заводына бирелә. 90нчы елларда гына чиркәү янә үз вазыйфаларына кайта. Бүгенге көндә Татьяна Исаева чиркәүне, аның тирә-юнен карап тора, дини бәйрәмнәр вакытында авылдашларын җыярга да онытмый.

    “Төрле дини бәйрәмнәр вакытында 20–30 кеше җыелабыз, – ди ул. – WhatsApp челтәре аша хәбәр салам, халык җыела”.

    Авыл башында ук җыйнак кына, матур мәчет озатып кала. Янәшәсендә генә мәдрәсә урнашкан. Анда өлкәннәр, балалар дини белем ала. Мәчеткә мосафирлар да кереп йөри икән. Мәчетнең ишеге һәрвакыт ачык, теләгән кеше кереп намаз укып чыга ала.

    “Агыл, җыр”

    Килүебезнең максаты – Иске Чүриле авылына багышланган җырга клип төшерү, дигән идем. Иртәдән үк ныклап төзекләндерелгән, якты, иркен мәдәният йортында безне аның директоры Шәүкәт Вәлишин җитәкчелегендә милли киемнәрдән “Агыл, җыр” ансамбле көтә иде.

    1989 елдан бирле эшләп килүче ансамбльгә йөрүчеләр клип өчен “Иске Чүриле” җырын башкарды. Шунысы игътибарга лаек, әлеге җыр моңа кадәр бер җирдә дә дөнья күрмәгән. Аның сүзләрен һәм көен Шәүкәт Вәлишин язган.

    “Авыл турында җыр кирәк булды да, шушы ансамбльгә йөрүчеләр белән киңәшеп, үзем язарга булдым, – ди ул. – Әлеге җырны сез бүген беренче тапкыр төшерәсез”. Шәүкәт абый үзе баянда уйнап торды. “Ул безнең алыштыргысыз баянчыбыз”, – диделәр аның турында ансамбльгә йөрүчеләр.

    “Агыл, җыр” фольклор ансамбленә йөрүчеләр турында аерым әйтеп китмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек. Дус, бердәм апалар беренче күрүгә ук ачык, мөлаем булулары белән җәлеп итте.

    “Без инде мәктәп елларыннан бирле җырлыйбыз”, – диләр алар.

    Барысы да Иске Чүриле авылында эшләп килүче “Сандугач” балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ансамбль булып оешулары да балалар бакчасында эшләгән елларда ук башлана.

    “Нина Малышева оештырды безне, – диделәр алар. – Беренче көлтә бәйрәмендә җырларга кирәк иде. Иң беренче шунда чыгыш ясадык. Аннан соң да кайларда гына җырламадык без – кырларда да, төрле бәйрәм чараларында да. Бәйгеләргә дә йөреп торабыз”.

    Без килгән көнне дә берсүзсез авыл чигенә чыгып та, авыл эчендә дә җырлады алар, басуга да агылды аларның моңы. Афәрин, апалар!

    Яшьни авыл, гөрли авыл!

    “Агыл, җыр” ансамбленә йөрүчеләр клип төшергән арада Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин авыл белән таныштырды. Дүрт урамнан торган Иске Чүриле авылында якынча 750 кеше яши икән. Күпчелек мал асрау белән шөгыльләнә, “Яңарыш” хуҗалыгында эшләүчеләр дә, Казанга йөреп эшләүчеләр дә бар авылда.

    Реклама

    Виктор Фатриванов исә, киресенчә, 2011 елда Казаннан күчеп кайткан. Менә 3 ел инде ул гаиләсе белән 30 сутый җирдә бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә.

    Кызганыч, без килгәндә йорт хуҗасы үзе өйдә булмады. Соңрак без аның белән телефон аша элемтәгә чыктык.

    “Без шәхси ярдәмче хуҗалык булып саналабыз. Төрле сортлы җиләкләр үстерәбез, иртә өлгерә торганнары да, соңрак өлгерә торганнары да, ремонтант сортлылары да бар, – дип сөйләде ул. – Быелның беренче уңышын җыеп алдык инде. Үстерә башлаганда Краснодар өлкәсеннән 300 төп үсенте кайтарттык. Хәзер үзебез үрчетәбез. Әлегә җиләкләр ачык һавада үсә. Тора-бара парник ясарга уйлыйбыз. Тамчылап су сибү ысулын кулланабыз. Хатыным, улым белән бергәләп эшлибез. Әлегә үзебез өлгереп барабыз. Эшнең нечкәлекләренә эшли-эшли өйрәнәбез. Бөтен Россия буенча җиләк үстерүчеләр киңәшләр бирә. Үзебезнең WhatsApp челтәрендә төркемебез бар”.

    Эшләгән кешегә эш бар, дигән фикердә Виктор Фатриванов. Яшьләргә дә иренмәскә, эш башларга курыкмаска киңәш итә ул. Тик аны үстергән продукцияне сату өчен мәйданчыклар булмавы гына борчый.

    “Бездә күбрәк “сарафан” радиосы эшли. Урнаштыру мәсьәләсеннән куркып, кеше нәрсәдер үстерергә куркып калырга мөмкин, - ди Виктор. Бер авылдан киткән яшьләр кире кайтмый. Аларны авылда калдыру өчен кызыксындырырга кирәк. Безнең авыл бик уңайлы урында урнашкан. Җиләк кенә түгел, карлыган, крыжовник һәм башка җиләк-җимешләр дә үстерергә була”.

    Юл уңаенда мәктәп белән дә танышып чыктык. Без килгәндә биредә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен сабантуй бәйрәме уза иде.

    Балалар, чират торып, капчык киеп тә йөгерделәр, милли бәйрәмебезгә хас булган башка бәйгеләрдә дә катнаштылар.

    Уен-көлке белән бәйгеләрдә катнашу балаларга бер күңелле булса, бүләк алуы тагын бер күңелле бит. Барысы 210 балага белем бирүче мәктәп республика олимпиадаларында җиңүче укучылары белән горурланып яши.

    “Быел 5 укучыбыз татар теле һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләре буенча республика олимпиадасында призер булды”, – ди мәктәп директоры Илнур Габдрахманов.

    Авыл белән танышуыбызны дәвам итәбез.

    “Бүгенге көндә Иске Чүриледә сатып алам дигән кешегә бер генә җир участогы да юк, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Иске Чүрилене чыккач, басуда шәхси торак төзелеше өчен җир бүлеп бирделәр. Проектның расланганын көтәбез. Анда тагын 100дән артык участок булачак”. 

    Димәк, авыл үсә, зурая.

    Районыбызга килгән кунакларны каршы алып, озатып калып, матур итеп яшиләр Иске Чүриле авылында.

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: