erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район хуҗалыклары инженерлары белән укулар уздырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында әлеге белгечләрнең эшенә югары бәя бирде.

Инженер үз урынында булган хуҗалыкларда машина-трактор паркы, гаражлар да тәртиптә, техника вакытында ремонтлана, дөрес итеп саклана. Хуҗалыкларның бөтенесендә дә инженерлар бар хәзер, бу да уңай күренеш.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин инженерларның 2020 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Үсеш перспективалары, машина-трактор паркын яңартуда дәүләт ярдәме, цифрлы техно-логияләр кертү турында сөйләде.

Машина-трактор паркының  торышына килсәк, хуҗалыкларда 100 гектар чәчүлек мәйданының энергия белән тәэмин ителеше – 188 ат көче. Республика буенча 172 ат көче икәнлеген исәпкә алсак, бездә хәлләр алай ук начар түгел.

Бу күрсәткеч буенча беренче урында – “Аю” ширкәте. Соңгы елларда биредә яңа техника кайтып тора.

Аннан соң “Казанка” (242), “Ак барс” агрокомплексы” (226), “Ашыт” (226) ширкәтләре.

Хәл “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә катлаулырак. Монда  – 127 ат көче генә. Ашлык комбайннары, тракторларның күбесе инде эшлисен эшләгән, аларны тулысынча диярлек яңартырга кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искегә тисәң, исең китәр, дигәндәй, иске техникага запас частьлар да күбрәк тотыла. “Курса МТСы” ширкәте 2020 елда 34 млн сумлык яңа техника алган, ә запас частьларга 8 млн сумнан артыграк кына тоткан. Ә “Игенче” ширкәте узган ел яңа техника бөтенләй алмаган, аның каравы 34 млн 897 сумлык запас частьлар алган.

“Заря” хуҗалыгы техниканы яңарту белән нык-лап шөгыльләнә. Узган ел 42 млн сумнан артыкка техника алганнар, запас частьларга 6 млн сумнан артык кына тотылган.

Техниканы яңартырга теләгән хуҗалыкларга субсидияләр дә каралган. Мәсәлән, “30х70” схемасы буенча программа гамәлдә булачак. Сиптергеч алсаң, 50 процент бәясе күләмендә субсидия бирелә.

Норма буенча 1 гектар сөрүлек җиренә 60 килограмм ягулык тотылырга тиеш. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә артык та, ким дә түгел – нәкъ 60 килограмм! “Глонасс” системасы керткән-нән соң 3 ел эчендә 12 млн 672 мең сумлык ягулыкка экономия ясалган. Тракторлар, комбайннар, автомашиналар барысы да шушы система белән җиһазландырылган, техниканың кайда икән-леге һәм  хәрәкәте, ягулык чыгымы, эш вакыты – бар да контрольдә. Бу система кертелгәнче елга 787 тонна ягулык тоткан булсалар, хәзер – 691 тонна.

“Казанка” һәм “Заря”, “Яңарыш” хуҗалык-ларында әлеге сан нормага якын – 66, 67 һәм 68 килограмм. Шул ук вакытта 1 гектар сөрүлек җиренә 104 килограмм ягулык тотучылар да бар.

Инженерлар алдында төрле хезмәтләр (хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге, янгын куркынычсызлыгы) вәкилләре дә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X