erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район укытучылары республика форумында катнашты

2022 нче елның 16 нчы августында Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узды.

Форумда безнең Арча районыннан татар телендә белем бирүче гомуми белем оешмаларының директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләреннән торган делегация катнашты. Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, халыкның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен, санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу узды. Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик остаханәләр оештырылды. Форумда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова "Туган телне саклау һәм үстерүдә мәгариф системасының роле" темасына чыгыш ясады, "Татар теле укытучылары, сездән башка телебез язмышын һич күз алдына китерә алмыйм", – дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов милли мәгарифтә эшләүчеләргә.

Әлеге чара бик югары дәрәҗәдә узды, укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдылар.

 Форумда Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе директоры  Кавиева Рәмизә Рәис кызы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәмизә Рәисовнаны  бу зур бүләге белән котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X