Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Районда һаман алданалар

    Танышымны очраттым. Хәлләрне сорашкач, “Мошенникларга тап булдым әле”, – дип борчуын сөйләде ул.  Үткен, акыллы, белемле кешеләр дә алданамы икәнни дип гаҗәпләндем. “Алар бит психолог”, – диде ул.

     

     

    Шул ук көнне редакциягә Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Ринат Котдусов килеп керде. “Һаман алданалар, халыкны кисәтми булмый, – диде ул. – Быел 6 ай эчендә районда 30 алдану очрагы теркәлде. Алар бик нык артты. Банк карталары аша 15 очрак, дистанцион алданулар 15 очрак булды. Полиция көче белән генә бу җинаятьләр “эпидемия”сен туктатып булмый. Монда кешеләрнең игътибарлы һәм сак булулары кирәк.

    – Бигрәк тә ничек алданалар?  

     – Банк карталары белән төрлечә алдану очраклары бар. Хәтта минем үземә дә шалтыраттылар. Янәсе минем картадан кемдер акча алырга маташа. Гадәттә банк исеменнән шалтыраталар. Янәсе алар банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре. Ышаналар бит! Шуны истә тотарга кирәк: банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре үз клиентларына бервакытта да шалтыратмый.

    – Бу турыда кат-кат әйтсәк тә артык булмас: бигрәк тә картаның нинди саннарын әйтергә ярамый?

    – Картаның арткы ягында өч санлы код бар. Ул кодны бервакытта да берәүгә дә әйтергә ярамый. Банк хезмәткәрләренә сезнең картаның һәм исәпнең  коды да, пароле дә, номеры да кирәкми. Барлык шикле операцияләрне, сезгә мөрәҗәгать итеп тормыйча,  банк үзе туктата.

    – Мошенниклар шалтыратса нишләргә?

    – Сөйләшмәскә, шунда ук телефонны өзәргә кирәк. Икеләнсәгез, банкка шалтыратыгыз. Сезгә шалтыраткан номерга кабаттан шалтыратмагыз.

    – Белдерүләр буенча алдану очраклары турында ни диярсез?

    – Күптән түгел берәү “Авито”га шкаф сатам дип белдерү урнаштырган һәм алдакчы кармагына эләккән. Мошенник бу ханымга шкафыңны 30 мең сумга сатып алам, дип карта номерларын сораган. Һәм бераздан яңадан шалтыраткан. Ялгыш 30 мең сумны үз картама күчергәнмен. Сез минем картага акча күчерегез инде, дигән. Шкаф сатучы озак уйлап тормаган, 30 меңне мошенник картасына күчергән. Аңлашылмый: ник күчергән ул аны?! Икенче бер очрак. Берәү компьютер сата. Компьютерның бәясе 100 мең сумнан артык тора. Мошенник Казанга шул җиргә килегез, машина килеп компьютерны алыр, акчасын күчерербез, ди. Хатын Казанга бара, компьютерны таксистка биреп җибәрә. Ничек инде акчаны күчермәгән килеш кыйммәтле компьютерны таныш булмаган кешегә биреп җибәрәсең?! Акчаны алгач кына товарны бирергә кирәк.

    – Интернет аша товарны сатып алганда да алдану очраклары бар.

    – Бар андый хәлләр дә. Берәү машина запчасте сатып алганда алданган. Товарны алмый торып, акча күчерергә ярамаганлыгы көн кебек ачык бит инде! Башта товар кулыңа керсен – аннан акчаны бир.

    – “Бәлагә очрадым” кармагына эләгүчеләргә ни әйтерсез?

    – Гадәттә бу кармакка өлкәннәр эләгә. Әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга әйбәтләп аңлатыгыз: әгәр дә улыгыз яки кызыгыз, яки берәр якын кешегез юл һәлакәтенә яки башка төрле бәлагә очрадым, акча кирәк, дип шалтыратсалар, шунда ук сөйләшүне өзәргә һәм “бәлагә таручы”га шалтыратырга кирәк.

    – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: