erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда комбайннарны тикшерү узды

Тикшерү нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затларга 3 күрсәтмә бирелде

19 августта “Комбайн” операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтү идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары инспекторлары Г.Касыймов һәм Р.Сабиров рейд уздырды. Рейд вакытында “Яңарыш”, “Игенче”, “Курса МТСы” хуҗалыкларында комбайннар тикшерелде. Янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкасы булуына, тавыш сигналларының, тышкы ут приборларының төзеклегенә аеруча басым ясалды. Шулай ук теркәлү, техник күзәтү узу турындагы документларны, механизаторларның таныклыкларын тикшерделәр. Барлыгы 18 комбайн тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затларга төзәтү вакыты белән 3 күрсәтмә бирелде.

Бу турыда Дәүләт техник күзәтү идарәсенең Арча районы баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X