erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда коронавирус белән җиңелчә авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итәләр

Исемлек нигезендә участок табибы рецепт яза.  

Халык арасында төрле сүзләр йөри. Имеш Татарстанга коронавирустан вакцина кайткан. Ул Арчага да кайткан, ди. Инде прививка ясый башлаганнар. Бушка түгел, дип әйтәләр. Теләмәсәң дә ясыйлар икән... Әлбәттә, социаль челтәрләрдә язылган, кеше арасында йөргән имеш-мимешләр дөрес дигән сүз түгел әле ул. Белгеч киңәшләрен тыңларга кирәк. Шул уңайдан без газета укучыларыбыз кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.

– Әлегә безнең Арча районына коронавирустан вакцина кайтмады, – дип аңлатты Чулпан Равилевна. – Кайтса, район халкы бушка һәм ирекле рәвештә прививка ясата алачак.

Привика ясату өчен алдан анализлар бирергә кирәкме?

– Вакцина алырга теләге булган кеше бүгеннән үзенең участок табибына, фельдшерга килә ала.  Аңа коронавируска һәм антитәнчекләргә бәйле тест  узарга, анализлар бирергә туры киләчәк. Вакцина ясатырга рөхсәт шушы тестларны һәм анализларны биргәннән соң гына биреләчәк. Кешедә коронавирус табылган һәм антитәнчекләр булган очракларда прививка ясалмаячак.

– Җитди авырулары булган кешеләргә бу прививканы ясаячаклармы? Мәсәлән, шикәр диабиты, йөрәк авырулары һ.б. белән чирләүчеләргә.

Анысын табиб хәл итә. Кабатлап әйтәм, вакцина тест нәтиҗәләре һәм кешенең сәламәтлегенә карап үткәреләчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Вакцина иң беренче кемнәргә ясалачак?

Халык белән эшләүчеләргә, аларга хезмәт күрсәтүчеләргә. Вакцина ясатырга теләге булганнарны участок табибларына килүләрен сорыйбыз.

Газета укучыларыбызны шулай ук коронавирусның җиңел формасы белән өйдә торып дәваланучыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе кызыксындыра. Без бу мәсьәләгә беркадәр ачыклык кертү өчен район үзәк хастаханәсе җитәкчесе урынбасары Фәридә Сабирова белән сөйләштек.

– Районда коронавирус белән җиңелчә авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү кампаниясе бара, – дип сөйләде Фәридә Рәисовна. – Бу мәсьәлә, тиешле тестны, анализларны биргәннән соң, участок табибы белән хәл ителә. Бушлай даруларның Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган исемлеге бар. Шул исемлек нигезендә участок табибы рецепт яза.  

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, алга таба да без коронавируска кагылышлы яңалыкларны биреп барырга тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X