erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда коронавирустан вакцина ясату буенча мобиль бригадалар эшли башлады

Төбәк-Чокырча, Кушлавыч, Иске Чүриле авылларында, Яңа Кенәр, Шушмабаш якларында мобиль бригадалар халыкка хезмәт күрсәтте. Бу эш дәвам итә. Районда барысы 1188 кеше вакцина ясаткан.

Яңа Кенәр участок хаста-ханәсе табибы Резедә Төхвәтуллина: “Вакцинаны бездә саклау мөмкинлеге юк. Шуңа хастаханәгә препаратларны китерүгә вакцина ясауны оештырабыз, – дип сөйләде. – Безнең зонага 19 авыл керә. 90 кеше вакцина ясатты. Үзем дә икенчесен кичә ясаттым. Кеше үз теләге белән килә. Җитди чир. Каты авырганнар моны яхшы белә. Шуңа да бу чирне кичергәннәр кайчан килик, дип сорыйлар. Сәламәтләнгәннәр арасында, мин элеккеге кеше түгел инде, хәл юк, йөрәкнең рәте китте, диючеләр бар. Чирне җиңә алмаучылар да булды...”

Төбәк-Чокырча авылыннан Любовь Владимировна: “Мобиль бригада авылга медпунктка килде, – дип сөйләде. – Ясатырга уйлап йөри идем, бик әйбәт булды әле. Берәү дә, мине көчләп, вакцина ясаттырмады. Үзем теләдем, миңа хәзер 68 яшь. Без авылдан 8 кеше ясаттык. Яшьләр дә килде. Аз гына температурам күтәрелеп алды: 37,2гә. Хәлем әйбәт”.

Кушлавычтан Гөлназ Мөхетдинова: “Авылга мобиль бригада килгәнче медик Рәсимә туташ температураны, кан басымын үлчәп, кандагы кислород күләмен тикшереп, безне әзерләп торды. Без гаиләдән өч кеше (үзем, ирем Илфар, улым Илгиз) берьюлы вакцина ясаттык. Икенче улым Илнар ясаткан иде инде. Мин үзем дә белемем буенча медик. Вакцинаның нәрсә икәнен беләм. Грипптан да ясатабыз. Авылда почта таратам. Барыбыз да кеше арасында эшли. Вирусның иярү хәтәрлеге бар. Ә болай җаның тыныч. Авырган очракта да чир җиңел үтәчәк”.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләшәбез. “Үзегез вакцина ясаттыгызмы?” – дип сорыйм.

– Ясаттым, – диде Чулпан Равилевна. – Коронавирус белән авырганнан соң 6 ай үткәч ясаттым. Температурам аз гына күтәрелде. Ничектер тәннәр авырткан кебек булды. Дару эчмәдем. Бар да үтте. Вакцина ясатканнан соң организмда аз гына үзгәрешләр булып алу – ул гадәти хәл. Бүген хәлем яхшы.

– Вакцина ясатканнан соң организмда ничә көннән вирус-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ка каршы торучы тәнчекләр барлыкка килә?

– 42 көннән соң “Ковид–19” инфекциясенә каршы көрәшүче тәнчекләр барлыкка килә. Прививка үткәрелгәннән соң да сакланырга кирәк. Биналарга, транспортка кергәндә маскалар кияргә. Кулларны сабынлап юарга, бүлмәләрне җилләтеп торырга, кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып торырга. Авырту билгеләре сизелүгә участок табибына барырга. Бүген хастаханәдә 30 урынлы инфекция бүлеге эшли, анда 13 кеше дәвалана.

– Бездә гадәттә халык

урамдагы сүзгә, социаль челтәрләрдәге төрле хәбәрләргә (әллә дөрес, әллә ялган!) ышанучан.

– Бары тик белгеч киңәшен тыңларга кирәк. Коронавирус-тан иң үтемле саклану чарасы – вакцина ясату. Элек-электән кешелекне төрле йогышлы чирләрдән вакцина саклап килгән. 

Ватсапка исем, әтиегезнең исеме, фамилия, туган көнегез, ае, елыгызны, яшәү урыныгызны язасыз. Телефон номеры: 89871892621. Хәбәрне алганнан соң медицина белгечләре элемтәгә чыгар һәм сезне вакцина ясарга чакырырлар яки сез яшәгән авылга барулары турында әйтерләр. Уңайлыклардан файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X