erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда мобиль бригадалар авылларга чыгуын дәвам итә

Алар тәвәккәлләде. Ә сез?

 Наласа фельдшер-акушерлык пунктына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Машинадан район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова һәм участок шәфкать туташы Миләүшә Даутова төштеләр.

Бригада авыл халкына коронавирустан вакцина ясарга килде. Алар белән без дә бардык.

Без килгәндә вакцина ясатырга көтеп утыралар иде инде. Наласа фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче шәфкать туташы Равия Зарипова һәм Урта Аты фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Надия Йосыпова барысын да оештырып куйганнар.

Вакцина ясатырга килүчеләр белән сөйләшәбез. Наласада яшәүче Әлфия Гыйләҗева: “68 яшьтә, – дип таныштырды үзе белән. – Вакцина ясаталармы, юкмы – башкаларда эшем юк. Менә мин ясатам. Улым да кадатты. Әнигә 95 яшь, аңа да ясатыр идем әле... Кирәкле әйбер”.

Түбән Атыдан Рәмзия Мөстәкыймова: “Социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә язалар – ышанмаска кирәк. Кеше аңлап бетерми”, – диде. Наласадан Нәкыйп Сираҗиев: “Теләсә нинди дару эчәләр, ә вакцинадан куркалар...”, – дип үз фикерен белдерде. Урта Атыдан Илфат Кәримов: “Вакцина түләүле булса,  чират торып ясатырлар иде. Безгә эләкмәгән дә булыр иде...”, – дип әйтеп куйды.

Көрәшчеләр әзерләүче Таһир Лотфуллин да килгән.

– Балалар белән эшлибез, хәтәр, – ди. – Алар коронавирусны җиңел кичерә, аларның авыртканнарын да белмисең – ә балалардан вирус олыларга күчәргә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наласадан Хәйдәр Сабиров: “Узган ел май аенда гаилә белән авырдык, – дип сөйләде. – Вакцинаны авырмас өчен кадатырга булдык. Хәтәр чир.

Аның янәшәсендә 84 яшьлек Шамил Хәлиуллин утырып тора. Күңеле күтәренке. “Хәйдәр алып килде. Кадатырга куркып утырам менә...”, – дип елмая.

Эчтәге бүлмәдә табиб Индира Урманова вакцина ясатырга килүченең хәлләрен сораша, кан басымын, температурасын үлчи, пульсын, кандагы кислород күләмен тикшерә. Шуннан соң гына вакцина ясала. Кан басымы, пульсы югары булып, берәүне кире бордылар.

Соңыннан табиб Индира Урманова белән сөйләштек.

– Үзем дә, иптәшем дә коронавирус белән авырттык. Каты авырттык, – дип сөйләде ул. – Казан хастаханәсендә яттык. Әни 82дә, әти 85тә, икесенә дә вакцина ясаттык. Улыбыз һәм кызыбыз да вакцина ясатты.  Без авыргач, вакцинаны бераздан ясатабыз. Инфекция үзгәрә, көчәя бара, яңа штамнар барлыкка килә. Швейцариядә бер дус-тыбыз яши. Анда вакцинаны 70 яшьтән генә ясыйлар. Вакцина җитми. Дустыбыз вакцинаны монда кайтып ясатырга җыена. Бер дустыбыз Америкада яши – шулай ук вакцина ясатты. Бу йогышлы чиргә җитди карарга кирәк.

Вакцина ясатучылар, сизми дә калдык, дип канәгатьләнү хисе белән өйләренә таралышты. Шәфкать туташлары Равия Зарипова прививканы инде ясаткан, ә Надия Йосыпова бу юлы ясатты. Берничә көннән соң Равия Зарипова белән сөйләштек. “Вакцина ясатучыларның хәлләре әйбәт”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X