erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондагы биш авто-мәктәпнең эшчәнлегендә закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде

Тәртип булырга тиеш

Арча районы прокуратурасы, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, райондагы биш авто-мәктәпнең эшчәнлегендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Дүрт мәктәптә тәртип бозулар ачыкланды.

Тәртип бозулар түбәндәгеләр: автомобильләрне линиягә чыгарганда һәм кире кайтканда техник торышларына контроль мәгълүматлары вакытында тутырылмый,

ЮХИДИ бүлекчәсе белән чагыштыру турында язылмаган, хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләрендә эш урынында хезмәт шартлары чагылдырылмаган, хезмәт хакы бирү сроклары дөрес язылмаган, эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелмәгән һ.б.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура дүрт автомәктәп җитәкчеләре адресына тәртип бозуларны бетерү турында тәкъдим кертте. Аларның берсе каралды һәм тәртип бозулар бетерелде инде. Дәүләт хезмәтендәге 3 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Калган прокурор тәэсире актлары да карала.

Динар Низамов,

район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X