erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондагы еллык спорт җиңүләрен барладык

Райондагы спорт яңалыклары

Авыл командалары арасында Болгарда узган Татарстан Республикасы чемпионатында район тарихында беренче тапкыр Арчаның җыелма хатын-кызлар командасы 1нче урынны алды. Тренеры – Зиннур Сәгыйтов.

Гөлназ Нәбиуллина – Түбән Новгородта булган ярышларда армспорт буенча Идел буе федераль округының абсолют чемпионы булды. Шушы ук ярышта Сеҗедән Данил Әхмәтшин 1921 яшьлек егетләр арасында 80 кг авырлыкта 2нче урынны алды. Тренеры – Фәнис Мөхәммәтшин.

5–7 мартта Алабуга шәһәрендә “Татарстан яшьләре” газетасы призына 2002–2003нче елгы егетләр арасында (65 кг) Урта Курсадан Рәниф Нурисламов чемпион булды. Россия күләмендәге көрәш ярышында 3нче урынны алды. Спорт мастерлыгына кандидат булды. Тренеры – Фәнис Зарипов.

14–15 февральдә Биектау районында республика беренчелегенә герой шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш бәйгесе үткәрелгән ярышта 60 килограммга кадәр үлчәүдә Иске Чүриле егете Рамил Хәсәнов 3нче урынга лаек булды. Ул яшьләр арасында  билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булган егет. Тренеры – Илшат Һидиятов.

Арча районының 2006–2007 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә Буада үткәрелгән волейбол ярышында Арчаның җыелма командасы 3нче урынны алды. Тренерлары – Арчадан Рәшит Сафин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Тәлгать Әхмәтов.

Арча районының 2008–2009 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә Мамадышта үткәрелгән волейбол ярышында Арчаның җыелма командасы 2нче урынны алды. Тренерлары – Арчадан Рәшит Сафин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Тәлгать Әхмәтов.

Арча районының 2008–2009 елгы малайлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында Арча командасы 2нче урынны алды. Тренерлары – Арчадан Рәшит Сафин, Нияз Гатауллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасының “Алтын шайба” турнирында чемпион булган Арчаның “Ястребы” хоккей командасы Сочи шәһәрендә финалда уйнады һәм Россиянең 64 командасы арасында 9нчы урынны алды. Тренеры – Артур Гәрәев.

Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Арча районы командасы мини-лапта буенча 2нче урынны алды. Тренеры – Әмир Вәгыйзов.

Арча шахмат командасы республика ветераннары арасында Татарстан турниры җиңүчесе булды.

Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында оештырылган волейбол ярышында Арча районы ветераннар командасы 4нче урынны алды. Тренеры – Нияз Гатауллин.

Зурлар арасында Азамат Галиев – бокс буенча чемпион Татарстан. Екатеринбургта үткән РФ универсиадасында 2нче урын. Тренеры – Марат Галиев.

Гөлүсә Галиева – Россия чемпионатында 5нче урын. Тренеры – Марат Галиев.

Таэквондо буенча Татарстан беренчелегенә Ашытбаш мәктәбеннән игезәкләр Ралия Шәвәлиева – 1нче урын, Ралина Шәвәлиева – 2нче урын. Тренеры – Газинур Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X