Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Райондагы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

    Торак-коммуналь хезмәткәрләре көне ел саен мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

    Ел саен мартның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул 20 мартка туры килә.

    Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте күп вакыт күренми дә. Тик алар  район халкының көнкүрешен яхшырту буенча зур эш башкара. Район предприятиеләрен җылылык белән тәэмин итү, районны су белән тәэмин итү, көнкүрештәге калдык суларны чистарту – алар башкарган эшнең бер өлеше генә. Аларның эш сәгате күпләр йокыдан торганчы ук башлана. Ишегалды себерүчеләр, җыештыручылар, слесарьлар, сантехниклардан башка тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен.

    Реклама

     Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле торак-коммуналь җуҗалыгы хезмәткәрләре! Авыр һәм кирәкле хезмәтегездә уңышлар телибез сезгә!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: