erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашларыбыз Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

21-23 нче октябрьдә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре өчен «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.

Аның максаты-балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә, аларның лидерларына һәм җитәкчеләренә эшчәнлекне стимуллаштыру һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтү, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә һөнәри кадрларны ачыклау мәйданчыгы булдыру.

         Әлеге конкурста Укучылар сараеның "XXI гасыр яшьләре" берләшмәсе җитәкчесе Журавлева Ксения Олеговна, анда тәрбияләнүче Шәйхелисамова Карина Булатовна, Прахова Карина Руслановна һәм Түбән Мәтәскә урта мәктәбе педагог – оештыручысы Тимербаева Лилия Рафилевна  катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Катнашучылар берничә конкурс сынавы уздылар, шулай ук үзләрен төрле яктан ачтылар һәм эшлекле һәм интеллектуаль уеннарда катнашып, командада эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

         Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Тимербаева Лилия Рафилевна «18-25 яшьтәге балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә 3 нче урын, шулай ук «XXI гасыр яшьләре» берләшмәсе җитәкчесе Журавлева Ксения Олеговна «18-25 яшьтәге иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә 3 нче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X