Райондашларыбыз WorldSkills Russia чемпионатында Татарстан данын яклаячак
25 августтан 29 августка кадәр Уфада «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионатының финалы узачак.
«Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионатының финалында Татарстан Республикасы командасы составында 164 кеше 127 компетенциядә призлы урыннар өчен көч сынашачак.
Бүген, 22 августта, республика җыелма командасы составында безнең район вәкилләре дә Уфага китте. Райондашларыбыз Рәмис Нәбиуллин, Адилә Галимҗанова, Даниил Щепкин Уфада һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.
Адилә Галимҗанова Лесхоз мәктәбендә укый. Чемпионатта ул 2019 елдан бирле катнаша. Төбәк чемпионатында юниорлар (яшүсмерләр) арасында 2019 елда 2нче, 2020 елда 1 нче урынга лаек була ул. Соңгы җиңүе аны Татарстан җыелма командасы составына алып килә. Уфада ул юниорлар арасында “Ипи пешерү” компетенциясе буенча көчен сынаячак. “Алдагы елларда мине Арча агросәнәгаь көллияте укытучылары Сания Ринат кызы һәм Альбина Данил кызы әзерләде. Россия чемпионатына Халыкара хезмәт күрсәтү сервисы көллияте базасында Луиза Сидорова белән әзерләнәбез”, – ди Адилә остазлары турында хөрмәт хисе белән.
Даниил Щепкин өчен дә әлеге чемпионат яңалык түгел. Узган ел ул юниорлар арасында Россия чемпионы исеменә лаек була. “Быел мин төп категориядә катнашам”, – ди Даниил. Ул “Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясе буенча Татарстан данын яклаячак. Арчаның 6нчы мәктәбендә 11 сыйныфта укыган вакытта ук әлеге юнәлеш буенча җиңү яулаган егет укуын да шул юнәлештә дәвам итә. Бүген ул Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый. “Мин Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында әзерләнәм. Әзерләнү процессы югары дәрәҗәдә оештырылган. Тренировкаларга барлык катнашучылар да бик җаваплы карый. Мин көн саен иртәнге 10нан кичке 11гә кадәр шөгыльләнәм. Мондый график кайвакыт ардырса да, мин моның бушка вакыт уздыру түгеллеген аңлыйм. Шулай көн саен камиллеккә омтылып, без Татарстан Республикасы өчен лаеклы чыгыш ясарга әзерләнәбез”, – ди Даниил.
Рәмис Нәбиуллин да үзен Татарстан Республикасы чемпионатында сынап караган инде. "Мин Татарстан Республикасы чемпионатында беренче урын яуладым һәм Милли финалга сайлап алу этабында катнашу хокукына ия булдым, - ди ул. - Май аенда сайлап алу этабынн уңышлы үттек. Минем өчен бу беренче Россия чемпионаты" Чемпионатка Рәмис Арча педагогия көллияте базасында әзерләнә. Быел ул, әлеге уку йортын тәмамлап, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетына керә. Ул “Физик тәрбия, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көчен сынаячак.
WorldSkills Russia чемпионатында катнашучы райондашларыбызның һәрберсенә уңышлар теләп калабыз! Юлларда исән-имин йөреп, һөнәри осталыгыгызны тагын да ныгытып, районыбызга яңа җиңүләр алып кайтыгыз!
Мәгълүмат өчен: “WorldSkills Russia – Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча үтүче иң күләмле ярышлар.
Ярышлар 105 һөнәри һәм WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча 51 компетенциядә узачак. Алар 7 блокка бүленгән: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтүләр өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.
Финалда барлыгы 1800 кеше үз осталыгын сынаячак, аларның 600е – яшүсмерләр. Экспертлар берләшмәсен 2000 кеше күрсәтәчәк.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының эшлекле программасы 26-28 августта «Торатау» Конгресс-холлында узачак.
Чемпионатны ачу тантанасы 25 августт, ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү – 29 августта «Уфа-Арена» комплексында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев