Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Райондашларыбызның яңа китабы дөнья күрде

    Күптән түгел районыбызда Россиядә узган Театр елы һәм райондашларыбызның театр сәнгатенә керткән хезмәтләрен тарихта калдыру максатыннан, “Сәхнәдә, сәхнәдә...” дип исемләнгән китап дөнья күрде.

     

    Шәфигулла Гарипов һәм Рамил Мөхетдинов төзегән әлеге китапта Театр елында уздырылган чаралар турында мәгълүматлар тупланган. “Бу язмалар һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булыр. “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбызның тормыш юлларын, иҗатларын өйрәнүне дәвам итәрләр һәм “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабының дәвамы да дөнья күрер дип ышанам”, — дип бәя биргән район башлыгы Илшат Нуриев китапка кереш сүзендә. Китапта Арча районында туып-үскән һәм төрле елларда театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән актерлар, драматурглар, режиссерлар турында мәгълүматлар тупланган.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: