erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашыбыз Гөлсинә Зәкиеваның яңа китабы дөнья күрде

Бүген кулыбызга хезмәттәшебез, “Арча хәбәрләре”ндә 40 елга якын район тормышын эчтәлекле, гыйбрәтле язмалары аша яктыртып баручы Гөлсинә Зәкиеваның яңа гына табадан төшкән китабы килеп керде.

 

Авторның әлеге “Керфегеңә тамармын мин” дип исемләнгән 300 битлек китабында соңгы берничә ел дәвамында язылган пьесалары урын алган.

Гөлсинә Вазыйх кызын соңгы елларда райондашларыбыз сәхнә әсәрләре авторы буларак та белә башлады. Драматургия өлкәсенә кызыксынып кына аяк атлаган Гөлсинә ханым, беренче сәхнәгә куелган “Елый икән елый ирләр дә...” спектаклен район халкы яратып кабул иткәч, илһам чишмәләре ачылып, бер-бер артлы пьесалар яза башлады. Аның әсәрләрен районыбызның “Җидегән чишмә” халык театры белән беррәттән, үзешчән театр коллективлары да яратып сәхнәләштерә. 2014 елда Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән, елый ирләр дә...” пьесасына фильм төшерелде.

Ә яңа дөнья күргән китабына аның 11 пьесасы кергән. Китап тиздән китапханәләргә таралып, матур әдәбият сөючеләрнең яраткан китабына әйләнер дип ышанабыз.

Гөлсинә Зәкиеваны иҗат җимеше белән котлап, яңа иҗади биеклекләр, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы 1959 елның 12 октябрендә Арча районы Иске Кырлай авылында туган. Беренче сыйныфны тәмамлаган елны алар гаиләсе Арчага күченеп килә. Биредә ул Арчаның өченче мәктәбендә белем ала. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә, татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала.

Хезмәт юлын Әтнә районының Күнгәр урта мәктәбендә башлый, әмма язмыш аны район газетасы редакциясенә алып килә, 1983 елдан журналист эшчәнлеген башлап җибәрә. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм мәгълумат чаралары буенча республика агентлыгының, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Гөлсинә Зәкиева 35 ел “Җидегән чишмә” Арча халык театрында уйный. Шушы вакыт эчендә ул бик күп образлар иҗат итте, тамашачы мәхәббәтен яулады. Бөтенроссия, төбәкара, республика бәйгеләре җиңүчесе, Гран-при иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X