erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашыбыз “Казансу” паркында бата баручы баланы коткаруы турында сөйләде

Әле берничә ел элек кенә балалы гаиләләрне заманча ял итү урыны – ял паркы булмау борчый иде.

Шәһәр халкы теләген исәпкә алып, 2017 елда Арчада “Казансу” паркы төзелде. Җәйге каникулларда әби-бабайларына яки лагерьларга китмәгән балалар өчен ул алыштыргысыз ял итү урынына әйләнде. Янәшәдә стадион, экстрим-парк, атынгычлар, уен мәйданчыгы, пляж, күл. Тик аларда куркынычсызлык таләпләре үтәләме соң?

Күптән түгел редакция-безгә Арчада яшәүче Шамил Жандаров мөрәҗәгать иткәннән соң бездә шундый сорау туды. Ул дулкынланып “Казансу” паркында бата баручы баланы коткаруы турында сөйләде.

“Мин пляждан ерак түгел стадион буйлап барганда “Коткарыгыз” дигән тавыш ишеттем. Күлгә таба борылсам, анда суда бала тыпырчына иде. Игътибар белән карагач, баланың батуын аңладым. Мин суга ташландым һәм аны тартып чыгардым. Аллага шөкер, бала исән-сау. Берничә минут без икебез дә тетрәндергеч халәттә басып тордык. Аннан соң бала миңа рәхмәт әйтте дә, йөгереп китеп барды. Шунда мин күл буенда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның күп булуына игътибар иттем. Тик ни өчен берәү дә балага ярдәм итмәде. Әллә башкалар аның ярдәм сорап кычкыруын ишетмәдеме, әллә инде шаярта дип уйладылармы? Күлдән чыгу җиңел булмады. Суның төбенә тент салынган, ул тайгак. Аякта басып тору авыр”.

Шамил Жандаров үзен герой дип санамый. Тик аның тәвәкәллеге фаҗигане булдырмый калган. Ул шулай ук бу күлдә коенучы башка балалар өчен борчыла. Шуның өчен редакциягә мөрәҗәгать иткән дә.

Паркларда һәм күлләрдә балалар катнашында аяныч хәлләр булгалап тора. Җәй җитү белән куркынычсызлыкны тәэмин итү беренче планга чыга. Шушы уңайдан без Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәриповага мөрәҗәгать иттек. Аннан рәсми җавап

килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Казансу паркындагы күл су коену урыны түгел. Яр буенда су коену тыелу турында кисәтү бар. Тик моңа да карамастан, паркта коткару хезмәте эшли. Аны рес-публика бюджеты финанслый. 1 июньнән көн саен анда дежур коткаручы эшли. Ул территорияне тикшерә. Ә хәзер күз алдына китерегез: көндез паркта һәм күл янында әти-әниләреннән башка гына берничә дистәдән артык бала ял итә. Алар дежур коткаручының суга кермәскә, этешмәскә дигән сүзләренә игътибар да итми. Әлбәттә, бер коткаручы гына хәлне контрольдә тота алмый. Бу 40 укучыга бер укытучы кебек. Паркта балаларны суга кертмәскә тырышу – ул амбарда тавыкларга ашлык ашамагыз, дип әйтү белән бер. Коткаручы берәү генә, ул берничә минутка югалып та торырга мөмкин. Дежур коткаручылар тыелган урыннарда су коенган өчен штраф сала алмый. Шуңа күрә алар кисәтү генә ясый.

Әти-әниләргә сулык-ларның зур куркыныч тудыруын истә тотарга кирәк (паркта булса да). Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү генә күңелсез хәлләрне кисәтергә ярдәм итә ала. Шуңа күрә сулыклар янына балаларның үзләрен генә җибәрмәгез. Әгәр хәвеф була икән, әти-әниләр баланы тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла ала”.

Без “Казансу” паркына төштек. “Коену тыела” дигән язуны тиз генә таба алмадык. Аны күрер өчен хәйран тырышырга туры килде. Әлеге билге берничә урында урнаштырылган: паркка кергәндә һәм күл буенда. Алар кечкенә генә, язуларын уку да авыр. “Коену тыела” билгесе өстенә: “Пирстан суга сикерү тыела”, дип тә язылган. Аңлашылып бетми – коену тыеламы әллә суга сикерү генәме?

Уйлап карасаң, тыелган урыннарда су кергән өчен штраф салу хәлдән чыгу юлы түгел. Бигрәк тә рөхсәт ителгән урыннар булмаганда. Ә әти-әниләр балаларын үзләрен генә сулыкларга җибәрмәсеннәр иде.

Арча районында рәсми су коену урыннары юк. Бары тик “су янында ял итү зоналары” гына бар. Тик аларда да коену тыела. Бу су сыйфаты санитар-химик һәм микробиологик таләпләргә җавап бирми, дигән сүз. Димәк, территория су коену өчен техник күзәтүне үтмәгән. Шуңа күрә яр буенда кызынырга ярый, тик су коену тыела. Эссе көннәрдә мондый тыюларга игътибар итеп бетермиләр шул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X