erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашыбыз мошенниклык өчен хөкем ителде

Арча районы прокуратурасы районда яшәүче 30 яшьлек хатын-кызның җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

 

Суд аны РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча (хезмәт урынын файдаланып мошенниклык ясау) гаепле дип тапты.

Суд утырышында ачыкланганча, 2018 елның 30 мартында бу хатын-кыз Арчадагы бер микрофинанс оешмасында менеджер-кассир булып эшләгән килеш, Казан кешесенең паспорт мәгълүматларын файдаланып, 10 мең сумга ялган килешү төзи. Алынган акчаны үз кирәгенә тота.

Хатын-кыз тикшерү барышында китергән зыянны  кайтарды һәм судта үзенең гаебен тулысынча таныды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

30 июньдә суд аны 1 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин, Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X