erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районнан тугыз егет армиягә китә

Арча районнан - 9, Әтнә районнан 2 егет армия сафларына китә

Бүген хәрби комиссариатта армиягә китәсе егетләр җыелды. 11 булачак солдат һәм аларның әти-әниләре район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Ильяс хәзрәтнең хәер-фатыйхасын алдылар. 

"Сезнең һәрберегез безнең өчен кадерле. Һәркайсыгызның хәлен белеп, кире әйләнеп кайтканчы борчылып торабыз. Районыбыз егетләре турында мактау сүзләре генә килеп тора. Сездән дә яхшы хәбәрләр көтәбез," - диде Алмаз Борһанов. 

Гадәткә кергәнчә, егетләрне дога укып, хәерле, имин юллар теләделәр. Ильяс хәзрәт Коръән сурәләрен укып, ихлас теләкләрен җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров үз теләге белән илебезне сакларга баручы егетләр белән горурлануын җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре армия

2
X