Районыбыздагы Кыш Бабай йортына QR-код белән генә кереп булачак
Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 4 декабрьдән Татарстанның Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә кышкы сезон башлана. Тамашачылар бәйрәм программасын карый һәм яңа ел тылсымчысының өенә керә ала. Әмма моның өчен аларга коронавирустан вакцинация турында QR-код кирәк.
«Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» программасы бу көнне беркем дә онытмаслык күңелле мизгелләр вәгъдә итә. Өлкәннәр дә, балалар да күңел ачачак. Парк территориясенә кергәндә QR-код кирәк түгел, ә Кыш Бабай йортына һәм курчак тамашасына гына кирәк», диелгән резиденциянең инстаграмдагы аккаунтында.
Шулай ук вакцинация ясатмау өчен медицина күрсәтмәсе булган очракта да резиденциягә керергә мөмкин. Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев