Районыбызның бер авылында аю йөргән
Инстаграмда кызыклы да, кызганыч та булган бер постка тап булдык
Пүчинкә-Поник авылының Инстаграм битендә бүген иртүк урнаштырылган пост "Аю да торган йокысыннан, ашарга эзләп йөри" дип исемләнгән. Берничә фотодан торган әлеге пост видео белән башлана. Видеодан күренгәнчә аю бал кортлары ояларын тар-мар иткән. Бу хәл авыл янындагы урманда урнашкан умарталыкта булган.
Автор сүзләренчә, 5 оя җимерелгән. "Кайбер кортлар тере, төнлә генә килгән әле бу"- ди ул.
Аю килгәненә шик тә юк. Зур эзләрен калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев