erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәрберсе үзенчәлекле

Хәтерләсәгез, районда шау итеп ир-егетләребез арасында бәйге барды. Җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләре дә яхшы гына иде. Иң мөһиме, алтын куллы, асыл ташларга тиң булган ир-егетләребезне, алтын куллы осталарны билгеләдек. Быел яңадан яшьләргә үрнәк булырлык, ихтирамга лаек 50 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләребез сәхнәгә менә.

 

 

Арча мәдәният идарәсе Арча Мәдәният йорты белән берлектә “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дип аталган район бәйгесен башлап җибәрде. Максаты – гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашын саклау, гаилә традицияләрен яңарту һәм башкалар. Ул ноябрь-февраль айларында үткәрелеп, җиңүчеләр Арча Мәдәният йортында Гала-концертта катнашу хокукына ия булачак.

Түбән Мәтәскә авылы мәдәният йортында үткән бәйгедә Мөндештән Данис Фәсхуллин, Иске Кырлайдан Илдар Дәүләтбаев, Күпербаштан Илшат Тимашев, Казанбаштан Марсель Рәхимов, Түбән Мәтәскәдән Раил Хәбибуллин катнашты һәм көч сынашты.

Башта конкурсантлар үзләре белән таныштырды. Катнашучы теләктәшлек төркеме белән берлектә җиде минут эчендә үзе турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Монда сәнгатьлелек, үзенчәлек, гаиләдәге татулык, шул ук вакытта музыкаль бизәлеш тә исәпкә алына.

Шулай ук бәйгедә катнашучы авыл халкы өчен билгеле булмаган сәләтен, шөгылен дә күрсәтергә, авылы тарихы, истәлекле хатирәләре, вакыйгалары, үзенә генә хас булган гореф-гадәтләре белән дә таныштырырга тиеш.

Тагын бер ягы бар икән әле, бәйгедә катнашучылар укытучы да, мәдәният хезмәткәре дә, авыл җирлегендә эшләүче дә түгел, гади авыл кешесе булырга тиеш. Максаты да гади халыкны күтәрү, сәхнәгә чыгару һәм зурлау.

Түбән Мәтәскәдәге бәйгегә килгәндә, үз плюслары һәм минуслары бар. Таныштыруның төрле формаларын уйлап табарга тырышканнар. Илдар Дәүләтбаевны үзенчәлекле итеп таныштырдылар. Тумышым белән Иске Кырлайныкы булып, Илдарны яхшы белсәм дә, аның дөньяга килү тарихы турында беренче ишетәм. Гадәттә, авыл җирендә һәр кеше игътибар үзәгендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тормыш әкият, яшәү дәртен сүндермичә, шушы әкияттә яшик әле, – диде Илшат Тимашев.

Амин, шулай матур яшәргә язсын, Илшат. Тормышның чынбарлыгында казына башласаң, әкияти дөнья юкка чыгарга мөмкин.

Казанбаштан Марсель Рәхимовның чыгышлары бик ошады. Эшли, маллар асрый, балта остасы, балалар үстерә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, спектакльләрдә уйный, балык тотарга ярата. Гаиләдә үрнәк әти һәм бабай. Үзенә ярдәмгә хатыны, оныклары да килгән иде.

Гомумән, һәр конкурсантның үз шөгыле, осталыгы бар. Данис гармунда уйный, җырлый. Раил дә Арча педагогика көллиятендә укыганда гармунда уйнау серләренә төшенә. Җырга да оста. Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнә.

Катнашучыларга сүз әйтерлек түгел. Һәрберсе үзенчәлекле. Әмма аларны бәйгегә әзерләүчеләргә бу эшкә җитдирәк карарга кирәк.

Ә җиңүчегә килгәндә, Арчада Гала-концертта катнашу хокукын Казанбаштан Марсель Рәхимов яулады.    

 Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X