erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Редакциягә Сөләйман Галиуллин Кубок белән килеп керде!

Котлыйбыз!

Ашытбаштан шахмат белән җенләнгән Сөләйман Галиуллин редакциягә Кубок тотып керде. ТРның шахмат федерациясе кубогын. 2022 елда шахмат буенча онлайн-турнирлар өчен бирелгән. "2022 елның җәендә Казан арты һәвәскәрләр өчен онлайн шахмат клубы оештырдык, - дип сөйләде ул. - Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Әтнә һәм Мари Иленең Бәрәңге районы керә бу клубка. Шушы клубны Биектау районыннан отставкадагы офицер Альберт Вәлиуллин белән бергә алып барабыз". Кубок нәрсә өчен бирелде, дип төпченәбез. "Шахмат спорты үсешенә өлеш керткән өчен, һәвәскәр шахматчылар арасында оештырылган халыкара командалар турнирында җиңүләр өчен, 2022 ел нәҗиҗәләре буенча республика күләмендә шәхси онлайн турнирларда откан өчен бирелде кубок, - диде Сөләйман Галиуллин. - Бу безнең районда ТРның шахмат федерациясеннән шәхси рәвештә бирелгән беренче кубок! Атнага өч тапкыр команда белән уйныйбыз, 4 тапкыр шәхси турнирда. Безнең командада - Күпербаштан Алексей Шибаев, Арчадан Ленар Вахитов, Данил Рәхимов, Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин. Турнирда теләсә кем катнаша ала. Хәтта чит илләрдән дә.". Котлыйбыз! Уңышлар! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X