erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Реклама урынына... сарафан радиосы

Сәләте әтисе истәлеге

Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов нинди эш белән килүебезне белүгә беренче булып үзенең остаханәсенә чакырды.

Станоклар, такталар, төрле инструментлар, ишекләр, тәрәзәләр, мәчет бинасы формасында ясалган манаралы, айлы сыерчык оялары... “Менә минем биләмә шушы инде”, – диде ул тирә-юненә күрсәтеп. Шунда мин аның уң кулында дүрт бармагы юклыгын күреп алдым. Уң кул бит ул! Эшләренә тагын бер кат күз төшердем. Чын иҗат әсәрләре! Бер бармак һәм... ниләр генә ясалмаган!

– Яңа Кенәр орлыкчылык станциясендә эшләдем мин. Шофер булып. Ул ябылгач, хезмәт биржасында исәптә тордым. Тик алай яшәп булмый бит инде. Гаилә бар. Ссуда алдым да остаханәне зурайттым, абзарлар эшләдем, үгезләр асрадым, үз эшемне башладым. Районда беренчеләрдән булып үзмәшгуль буларак теркәлдем. Салымнарны вакытында түләп бардым. Үзмәшгуль булып теркәлүнең файдасы да булды, пандемия чорында дәүләт салымнар түләргә дип акчалата ярдәм итте, – диде Рашат Салихҗанов.

– Агач эшен электән белә идегезме? Бу ишекләр, тәрәзәләрне ясау өчен осталык кирәк бит.

– Әтидән калган сәләт ул. Әти сандыклар, шкафлар ясый иде. Ул мин Әфганстанда вакытта вафат булды. Сәләтен истәлеге итеп миңа калдырды. Ә калганнарына өйрәндем инде. Балаларга булышасы, гаиләне алып барасы бар бит, – диде ул. – Армиягә кадәр мин Карадуган мебель фабрикасының Яңа Кенәр цехында токарь булып эшләдем. Агачтан шәмдәлләр дә ясый идем. Аннан мастер иттеләр. Соңрак мәктәптә дә эшләдем, урман да кистем.

Мебель фабрикасында эшләгәнгә карап Рашат мебель ясамый. Анысы аерым кеше эше дип саный. “Мебель белән эшләүчеләр күп хәзер. Безнең авылда да. Вакытлары җитмәгәндә кайбер заказ бирүчеләрне миңа да җибәрәләр. Элегрәк үземнең бригадам да бар иде. Түбәләр ябып, капка-коймалар, өйләргә кадәр салып йөрдек. Хәзер дә кирәк булганда, түбә япканда, баскычлар ясарга кирәк булганда Надил Латыйпов белән барып киләбез”, – диде Рашат.

Мунчалар, дача йортлары, беседкалар, ишекләр, стеклопакет белән тәрәзәләр, материаллар артып калса, бурадан.. сыерчык оялары, мунча эскәмияләре, кирәк-яраклары һәм башкаларны ясый ул. Клиентларны ничек табасыз, дигән сорауга: “Сарафан радиосы бар”, – дип җавап бирде. Димәк, Рашатны яхшы беләләр, ишетеп киләләр. Заказларга мохтаҗлык кичерми. Ясаган ишекләрен кую өчен көннәр җылынганны көтә, җәйгә чыгу белән күп кеше тәрәзәләргә заказ бирә. Үзенчәлекле сыерчык ояларын да сораучылар күп икән. Уң кулының дүрт бармагын фрезер станогында өздергән ул, әмма барыбер туктамаган, алай да эшләргә өйрәнгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Материалларны Мари Иленнән алып кайтам, үзем сайлап алам. Тәрәзә-ишекләр чыршыдан, мунча инвентарьлары юкәдән. Ул йомшак, сагызы да чыкмый. Инструментлар да үземнеке. Ярты миллионлык эш коралы гына бар, – диде оста.

Рашат балыкчы да икән. Надил белән еракларга да йөриләр. Көймәсе дә бар. Остаханәсендә почетлы урында тора. Яңа Кенәр балыкчылары җитәкчесе дә булып тора. Балыкчылар арасында ярышлар да оештыра.

– Авыл халкы, авыл җирлеге, яшьләр, балыкчылар белән берлектә, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Илдар Хәбибрахманов ярдәме белән бия ясадык. Ярышлар да шунда үтә, – диде Рашат Салихҗанов. – 2001 елда дуслар белән берлектә (чыгымы үземнән булды) чишмә ясаган идек. 2019 елда авыл яшьләре, әфганчы дуслар, авыл халкы, авылдашыбыз Рамил Шәрәфиев ярдәме белән шуны төзекләндердек. Дизайны интернат укытучысы Алсу Нигъмәтҗанованыкы. Буш вакытларда дуслар белән очрашу урыны да ул.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре