erid:2VtzquqpS7d
Репрессия  корбаннарын искә алдылар
Арча яңалыклары

Репрессия корбаннарын искә алдылар

30 октябрьдә Арча шәһәре үзәгендә репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында нахакка рәнҗетелгән якташларыбызны искә алу булды.

 Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина, Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт күп кешеләрнең язмышын җимергән мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын иде, дип чыгыш ясадылар.

Әмир хәзрәт дога укыды. Репрессия корбаннарын бер минутлык искә алу булды, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев