erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республика буенча хәл гади түгел

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе педиатры Алсу Кузнецова

1 яшькә кадәрле балалар арасында үлү очраклары бар, үлемнәр булмасын өчен әти-әниләргә киңәшләребезне җиткерәбез, – дип башлады сүзне Алсу Альбертовна. – Яшь бала белән фаҗигаләр булмасын өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус боерыклары бар.  Авырлы хатын-кызлар гинекология бүлегендә исәпкә баскач, безгә, балалар консультациясенә дә педиатр белән танышырга килергә тиешләр.

– Ни өчен?

– Булачак әниләргә балалар табибының дә әйтер сүзе бар. Туачак балалар гаиләдә нинди шартларда тәрбияләнергә тиеш, мәсәлән, бүлмә, караваты нинди булсын һ.б. Булачак әнинең авыры 30 атналык булгач, педиатр аларның өйләренә бара, туачак баланың бала тудыру йортыннан өйгә нинди шартларга кайтачагы карала. Балага карават алынганмы, алынса, аның кырыйларына артык әйберләр куелмаганмы, караватта каты матрас, баш астына яңа туган бала өчен махсус ортопедик мендәрчек яки дүрткә бөкләнгән пеленка куела.

– Кырыйлары күтәртелгән караватка балага җылырак, тынычрак  булсын өчен нәрсә дә булса эләләр. Бу ярамыймы?

– Юк, ярамый. Ә караватка нәрсә генә элмиләр?! Янәсе, матур була. Элек бит элмиләр иде. Өч айдан соң бала селкенә, әйләнә башлый. Ә шунда кырыйга элгән әйберне тартып төшереп томаланса! Карават буш булсын дигән кагыйдә каяндыр алынмаган, ул тормыштан, нинди дә булса, гыйбрәтле хәлдән чыгып әйтелә.

– Баланы туу йортыннан өйгә алып кайткач, педиатр өйгә бара. Бала Арчада гына түгел, башка районнарда, Казанда да туарга мөмкин бит! Ә участок педиатры бала туганны каян белә?

– Бала кайсы бала тудыру йортында туса да, әлеге учреждение баланың яшәү урыны буенча балалар консультациясенә белешмә җибәрә. Белешмәне алуга участок педиатры өйгә бара. Табиб айга бер тапкыр, ә шәфкать туташлары өч тапкыр өйгә килеп баланы карый. Сәламәтлек буенча кимчелекләр булганда табиб ничә тапкыр өйгә килеп хезмәт күрсәтүне үзе хәл итә. Гомумән, республика буенча хәл гади түгел. Яшь балалар үлеме бар.

– Безнең районда да андый очраклар бармы?

– Бар. 2022 елда һәм 2023 елда шундый ике очрак булды.

– Сәбәпләре?

– Сәбәпләре төрле. Беренче очракта баланы ашатканнар да үзен генә калдырганнар. Бала ашаганына тончыгып үлгән. Икенче очракта әнисе хастаханәдә булган, әбисе бала янына керсә, бала әйләнеп кап-ланган булган. Тагын бер очрак, ялгышмасам, 2021 елда булды, районга кайткан гаилә, баланы мунчадан алып чыгып, ашатып, эчертеп калдыралар, үзләре мунчадан чыкканда инде бала үлгән була. Мондый эшләр тикшерү комитеты аркылы бик озак карала. Бу фаҗигаләр баланың әти-әнисе, якыннары өчен бик зур кайгы. Республикада ай саен шундый хәлләр булып тора. Мондый очраклар булмасын өчен табиб киңәшләренә колак салырга, тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

– Ә нинди саклык чараларын киңәш итәсез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бала белән бер бүлмәдә

йокларга кирәк. Әмма аерым караватта. Бала белән бергә

йокларга һич ярамый! Ул аерым караватта булырга тиеш. Йок-ларга салганда корсагына да яткырырга ярамый. Үзең карап торганда корсагына яткырып алсаң гына. Яшь бала аркасында йокларга тиеш. Бер ягына юка гына әйбер кыстырып, азрак янтайтып салсаң да була. Әйләнеп каплану куркынычы гына булмасын.

– Баланы караватта ятып имезергә ярыймы, юкмы?

– Ана йоклап китеп, күкрәге белән баланың сулыш юлларын каплау куркынычы бар. Шулай ук баланы шешәдән ашатканда үзен генә ялгыз  калдырырга ярамый. 

– Яшь баланы пеленкага төрү, киендерү кагыйдәләрен дә әйтсәгез иде.

– Әгәр дә бала срогы җитеп туа икән, аңа туып берничә көн үтүгә өйдә чепчик бөтенләй кирәкми. Йокларга салганда балага үзегез киенгәннән бер кат киемне артыграк киендерегез. Бала эсселәмәсен өчен карап торыгыз: чәчләре юешләнмиме, тир бәреп чыкмаганмы. Яңа туган баланы пеленкага төреп яткыру уңайрак. Әмма шуны истә тотарга: пеленкага артык кысып төрү баланы эсселәтергә һәм күкрәк белән сулыш алуны кыенлаштырырга мөмкин. Пеленкага төргән баланы бервакытта да күкрәге белән салмагыз. Бала үсә төшкәч, хәрәкәтләнә башлагач, пеленкага төрүдән туктагыз.

– Баланы эссе мунчага алып керергә ярыймы?

– Кайнар мунча олы кешегә рәхәт булса, яшь балага кыен булуы ихтимал. Эсседә кан юллары киңәя. Бу исә йөрәк тибешен һәм сулыш алуны ешайта, эчке органнарның кызуына китерә. Балага 3 яшь тулгач кына, эссегә йогынты уңайлана. Баланы юындырганда бервакытта да үзен генә калдырмагыз. Баланың суга тончыгып яки батып үлүе ихтимал. Республикада андый очрак булды. Әбисе баланы ваннага утыртып юындырганда, 1-2 минутка икенче бүлмәгә чыгып керә. Керсә, бала суга тончыгып үлгән була.

– Балага прививкалар ясау буенча киңәшләрегез.

– Төрле йогышлы чирләрдән вакцинаны вакытында ясатырга кирәк. Срогы җитмичә туган яки авыру балаларга инфекцияләрдән саклану өчен өстәмә вакцина ясату каралган. Гомумән алганда, бала авырса яки хәле начарланса, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина белгечләре күрсәтмәләрен, киңәшләрен үтәргә. Баланы тәрәзә төбенә менүдән саклагыз. Төрле сыеклыкларны (уксус һ.б.), порошокларны, вак әйберләрне ераграк яшерегез. Шуны истә тотарга кирәк: яшь балалар белән булган барлык фаҗигаләр дә олылар гаебе белән килеп чыга. Исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X