19 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев республика бәйгесендә җиңү яулаган “Игенче” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Булат Гарәпшин белән Түбән Аты ветеринария участогы мөдире Фидәрис Фәйзрахмановка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
– Район данын югары тотканыгыз өчен рәхмәт, яңа уңышлар яулау насыйп булсын! – диде ул.
Булат Гарәпшин, Фидәрис Фәйзрахманов, “Курса МТСы” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Ленар Шакиров (2021 елда республика чемпионы) август аенда Россия беренчелегенә ярышларда Татарстан данын яклаячаклар.
Нет комментариев