Реклама
Синоптиклар хәбәр итүенчә, республикада урнашкан салкын һава торышы төньяк Скандинавиядән килгән антициклон белән килгән.
Чәршәмбе, 24 июньдә, атмосфера фронты яшенле яңгыр алып киләчәк. Җил, көчәйгәндә, секундына 15-20 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Боз яву ихтималы да бар. Төнлә һава температурасы 8-13 градус, ә көндез 19-24 градус җылы булачак.
Пәнҗешәмбе, 25 июньдә Татарстан янә төньяк антициклон йогынтысында булачак. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +3, +8 градуска кадәр салкынайтачак, ә көндез +13, +18 градуска кадәр генә җылытачак.
«Бу һава температурасы нормадан 8-9 градуска түбән», — ди метеорологлар.
Бары тик шимбә, 26 июньдә, республикада һава температурасы көндез 18-23 градуска кадәр күтәреләчәк. Атмосфера фронты узганда, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз