Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Республикада барлыгы 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла

    Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла

    2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8,2 миллиард сум акча билгеләнгән.

    Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.

    Реклама

    Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.

    Татар-инфом: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-11-2020/byel-tatarstanda-ilk-l-m-proekt-buencha-yullarny-remontlauga-8-2-mlrd-sum-totyla-5786276

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • https://www.youtube.com/watch?v=rT4Ygig9TgU
    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: