erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды

Гармун моңы тынмады

Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге VIII республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды.

Ул Арча педагогика көллиятендә  2007 елдан ике елга бер тапкыр уздырылып килә иде. Бәйге идеясе авторы райондашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы баянчы, “Арча бизәкләре” инструменталь ансамбле җитәкчесе Флорид Гасыймов. 

Рамил Курамшин күпләргә виртуоз баянчы буларак билгеле. Ул татар дәүләт филармониясендә, Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасында эшли. Төрле концертларда, радио-телевидение тапшыруларында һәм грампластинкалар язганда аңа күп кенә җырчыларга уйнарга туры килә. Ул үзе дә җырлар, баян өчен пьесалар,  татар музыкасы тарихында беренче булып “Баян һәм оркестр өчен концертино” дигән күләмле әсәр, аннан “Баян һәм оркестр өчен концерт” яза. Аның баян өчен язылган әсәрләрен һәм халкыбыз көйләренә эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, башка милләт музыкантлары да яратып башкара.

Рамил Курамшин иҗатына багышланган бәйге районда быел сигезенче тапкыр оештырылды. Ул өч номинациядә (баян, гармун, аккомпаниатор)  төрле яшь категорияләренә бүленеп узды. Бәйгедә Балтач, Биектау, Ютазы, Минзәлә, Арча районнары, Казан шәһәре мәдәният йортлары, И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте, Дәүләт сәнгать институтыннан конкурсантлар катнашты һәм үз осталыкларын күрсәтте.

Конкурсантлар бик көчле әзерлекле иде. Әмма иң көчлеләр җиңде. Кече яшьтәгеләр арасында Арча сәнгать мәктәбеннән Рәйхан Хәбибуллин (укытучысы Ирек Яппаров) – икенче, Рамазан Вильданов (Булат Гайнуллин) өченче дәрәҗә лауреат, Адель Ибениев (Ирек Яппаров) дипломант булды. Өлкән төркемнәр арасында Булат Гайнуллин укучылары Булат Хәлиуллин –  дипломант, Рәйхан Тимергалиев – өченче, Самат Минһаҗев беренче дәрәҗә лауреат, ә Илназ Хафизов (Нәзир Фәхретдинов) – өченче, Камил Шәрәфиев (Ирек Яппаров) икенче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Барысы да баян номинациясендә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аккомпаниаторлар арасында да җиңү күбрәк арчаларга елмайды. Педагогика көллиятеннән Фасил Гасыймов, Марат Маликов – өченче, Дамир Гасыймов – беренче, сәнгать мәктәбеннән Нәзир Фәхретдинов, Рәдис Харисов, Чиканастан Вагыйз Әһлиуллин икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Студентлар арасында педагогика көллиятеннән Булат Гәрәев (Дамир Гасыймов укучысы), Мурат Харрасов (Эльвира Гарифуллина), Илсаф Шәйдуллин (Фасил Гасыймов) – дипломантлар.

Үзешчәннәр арасында Наил Шәйхиев беренче урынны алды, профессионаллардан сәнгать мәктәбе укытучысы Ирек Яппаров беренче дәрәҗә лауреат булды.

Җиңүчеләр район башлыгының акчалата бүләкләренә лаек булдылар. Бәйгенең төп җиңүчесе, Гран-при иясе булып яшь һәм өметле баянчы Айбулат Харисов танылды. Айбулат Арча сәнгать мәктәбен тәмамлап, хәзер И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем ала. Котлыйбыз, Айбулат. Якташыбыз белән горурланабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X