erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республиканың иң яхшы тренерлары арасында арчалар да бар

"Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2021" республика конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде

21 декабрьдә Спорт министрлыгының Актлар залында ТР спорт министрының беренче урынбасары Х.Х. Шәйхетдинов, бүлеге башлыгы Р. Р. Вафин һәм  директор М. Т.Рәхмәтуллина "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2021" республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. "Арча" спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Тәлгать Әхмәтов  - "Спортның команда уен төрләрендә осталык һәм камиллек "номинациясендә 3 урын, көрәш буенча тренер Илшат Фазылҗанов  - "Яшь тренер "номинациясендә 3 урын алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР спорт министрының беренче урынбасары Х. Х.Шәйхетдинов тренерларга көндәлек хезмәтләре һәм яшь спортчыларга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.Тренерларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, уңышлар һәм тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X