erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен барлык сайлаучыларның 83,28 проценты тавыш биргән

Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты сайлауга килгән.

Татарстанның участок сайлау комиссияләрендә протоколларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен барлык сайлаучыларның 83,28 проценты (1 млн 930 мең 416 мең кеше) тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Гадел Россия» партиясе вәкиле Альмир Михеев 4,87 процент (114 мең 269 кеше) тавыш белән икенче урында. «Россия коммунистлары» партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев 4,64 (107 мең 460 сайлаучы) процент тавыш җыйган.

«Роста» партиясе» кандидаты Олег Коробченко 3, 58 (82 мең 920 сайлаучы) процент тавыш җыеп, дүртенче урынга чыккан. ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов өчен 65 мең 931 (2,84 процент) тавыш җыелган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән. Барлык 65 территориаль, 2807 участок комиссияләре нәтиҗәләрен җибәрде», — диде Андрей Кондратьев.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/politics/14-09-2020/saylauchylarny-83-28-protsenty-r-st-m-mi-nehanov-chen-tavysh-birg-n-5771333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре сайлау президент

2
X