erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәфикъ Юныс җәсәде туган туфракка иңдерелде

Бүген танылган шагыйрь, публицист юРәфикъ Юныс туган авылы Кәче зиратына җирләнде. Күренекле якташыбызны соңгы юлга озатуда район газетасының баш мөхәррире катнашты.

- Үзенең васияте шулай иде, дип әйтә алмыйм. Ул бу турыда сөйләшергә яратмый иде. Туганнары, хезмәттәшләре белән киңәшләшкәч шундый фикергә килдек. Монда аның әти-әнисе, бабалары . Шулай дөресрәк булыр дип санадык, - диде безгә мәрхүмнең тормыш иптәше Дания ханым.

Күренекле якташыбызны соңгы юлга озатырга Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә әдипләр,журналистлар, район җитәкчеләре,авылдашлары килгән иде. Чыгыш ясаучылар аның турында истәлекләре белән уртаклашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Хәзер инде соң. Бүген әйтелгән бу җылы сүзләрнең яртысын гына булса да үзе исән чагында әйткән булсак, бәлки Рәфикъ абыйның гомерен бераз гына озайта алган булыр идек ,- диде язучы Камил Кәримов.

Күренекле публицист,шагыйрь,"Казан утлары" журналының баш мөхәрир урынбасары , республиканың Гаяз Исхакый премиясе лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Юныс улы Юнысов кичә Казанда вафат булды. Аңа 1 мартта 78 яшь тулган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X