erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәфинә Ганиуллина: «Безнең үпкәләшеп яшисе килми»

Рәфинә Ганиуллина үзенең инстаграмына кунакка килгән әтисенең фотосын куйган.

Җырчының язмышы белән яхшы таныш кешеләр бу күренешкә карата шактый күп негатив комментарийлар калдырган. Моңа карата җырчы: «Әйе, кунакка килә ул, без аны кире какмыйбыз. Безне үстерешергә ярдәм итмәсә дә, ул бит әти! Әйе, бәлки бер караганда ул безнең тарафтан булган хөрмәткә лаек та түгелдер, әмма безнең үпкәләшеп яшисебез килми. Аның болай да беркеме дә юк, ә хәзер без дә - балалары кире каксак, ул рәнҗиячәк. Ничек бар - без аны шулай кабул итәбез.
Әни дә безне шулай дип үстерде. "Нишлисең инде, ул шундый кеше, ул үзенә шундый тормыш сайлаган", - дип әйтә иде. Кеше булып каласың килсә, түбәнчелеккә төшәргә ярамый. Бу тормышта һәр кеше бер-берсенә ихтирамлы һәм миһербанлы булса иде», - ди.

Фото: rsloboda-rt.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Bezne--pk-l-shep-yashise-kilmi-345561/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X