erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эксклюзив әңгәмә

Носыга барганда һәм Арчага кайтканда юл буе шагыйрь, галим Рифат Җамал белән сөйләшеп, гапләшеп бардык. Кызыклы шәхес.

Носы мәктәбе оештырган күренекле кешеләр белән очрашуга барыш. Рифат Җамалның шулай ук мәктәп укучылары белән очрашуга баруы. 

Форсаттан файдаланып кызыксындырган сорауларымны якташыбыз Рифат Җамалга бирдем. Әфәнде дип әйткәнне яратмый. Абый, апай, туган дип дәшкәнне ярата.

-- Сезнең көнегез ничек үтә?

-- Минем буш вакыт юк. Очрашулар, институтта әле мин укытам да, ручка алып, махсус шигырь язып утырмыйм... Менә әле кичә "Таяну ноктасы" тапшыруында булып кайттым. Үзеңне саклау темасына багышланды ул. 

-- Ә ничек үзеңне үзең сакларга?

-- Бервакытта да пычак алдында калмаска. 

-- Ә сезнең пычак алдында калганыгыз бармы?

-- Өч тапкыр.

-- Нинди вакытларда?

-- Беренчесендә Казан ветеринария институтының терлек каручысы пычак терәде. Икенчесендә озын гына бер егет бер кызга бәйләнеп торганда ике арага кердем, өченчесенә Мари илендә студентлар белән җәйге эшкә баргач, низаг килеп чыкты... Һәрвакыт баштагы компьютерны тиз генә эшләтеп алырга кирәк. Мин җиңәм дип әтәчләнмәскә.

-- Сез нинди кеше?

-- Кызыксынучан, шушы сыйфатым тормышта уңышларга китерде. Зарланырга яратмыйм. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Сез үлеп--бетеп яратып өйләндегезме?

-- Үлеп--бетеп яратып өйләнгәннәр бергә озак яши алмый.

-- Сез бүген дә гашыйк булучанмы?

-- Әйе.

-- Без сезнең еш кына:

"Үтте гомер урыска үпкәләп,

Марҗаларын үпкәләп", -- дигән шигырь юлларыгызны искә төшерәбез.

Носыдан Арчага кайтып җиттек. Юлыбыз тәмам.

Рифат абый, исән--сау булыгыз! Уңышлар сезгә!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X