Реклама
Җырчы тормышы бик җиңел генә тоелса да, алар да нәкъ башкалар төсле, төрле сынаулардан азат түгел. Ришат Төхвәтуллин бу хакта инстаграмында да язган:
– Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Бер миндә генә түгел инде ул, күп кешедә шулайдыр. Иң авыр минутларда бик зирәк кеше миңа: "Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар" - дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм, - дигән ул һәм яңа гына табадан төшкән җырын урнаштырган. Бергәләп тыңлыйк...
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз