Коточкыч хәл. Һәм газизен юлда шушы исерек таптаган...
Ярый әле бу хәл экранда гына. Хокук белеме дәресендә күрсәтелгән видеофильм. Юл--транспорт сагында торучы руль артындагы исеректән акча ала һәм җибәрә. Ә бераздан әлеге салмыш кеше таптата. Ә ул юлда сакта торучының якыны булып чыга. Тормышта андый хәлләр булырга бик мөмкин. Арчаның 5нче гимназиясе югары сыйныф укучылары бу видеофильмны тетрәнеп карады. Хокуклар белеме дәресенең темасы да "Коррупция -- чоңгылга бер адым" дип атала иде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүне тарих укытучысы Гөлнара Әхмәтханова алып барды. Прокуратура, суд, полиция вәкилләре дә килгән иде. Сөйләшү гыйбрәтле һәм файдалы булды.
Нет комментариев