erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәркайда контроль булырга тиеш

ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия”  партиясе комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Видеоконференциядә илкүләм проектларны тормышка ашыру турында сөйләшенде.

Утырышны РФнең Дәүләт Думасы депутаты, ТРның илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча партия комиссиясе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып барды.

Иң башта сүз балаларның җәйге ялы турында булды. Татарстан Рес-публикасының яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.

– Республикада 613 хезмәт һәм ял, 42 палатка лагерьлары эшли, – дип сөйләде Ринат Наилевич. – Кара диңгезгә ял итәргә баручылар күбәйде. Эшләмичә ябык торган лагерьлар юк. Без көн саен, хәтта минут саен районнар белән элемтәдә торабыз: күпме бала лагерьларда ял итә, кайда һәм ничек ял итәләр – сорашып торабыз. Республикадагы лагерьлар финанс яктан тотрыклы тәэмин ителгән. Теркәлмәгән балалар лагерьлары юк бездә. Әти-әниләрдән балаларны лагерьларда бушлай ял иттерү турында сораулар килеп тора. Авыр хәлле гаиләләр, кыен хәлдә калганнар, ярдәмгә мохтаҗлар – алар аз түгел – аерым контрольдә. Республика бюджеты хисабына дәвага, тернәкләндерүгә мохтаҗлар һәм хроник авыру балалар ял итә һәм дәвалана”.

Татьяна Ларионова лагерьлардагы тәрбия эшенә басым ясады. “Һәр лагерьда тәрбия эше планы расланган булырга тиеш, – диде ул. – Тәрбия мәсьәләсе буенча сораулар күп. Бала лагерьны ташлап кайтырга тиеш түгел. Теләсә кайсы вакытта лагерьлардагы тәрбия эшен тикшерергә көтелмәгән контроль десанты киләчәк”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җитди сөйләшү бу. Балаларның җәйге лагерьлары тиешле югарылыкта эшләргә тиешләр. “Ачылганмы – ачылган”, “эшлиме – эшли” өчен генә түгел, лагерьда балага кызык, күңелле һәм файдалы булырга тиеш!

Сүз мәктәпләрне ныклап төзекләндерү мәсьәләсенә күчте. Быел республикада 66 мәктәп ныклап төзекләндереләчәк. Республикада мәктәпләрне ныклап төзекләндерү эшләре бара. “Безнең бурыч белем алу өчен лаеклы шартлар тудыру, – дип сөйләде Татьяна Ларионова. – Төзекләндерү барган мәктәпләрдә барлык җиһазлар да яңартылачагы сөен-дерә. Алдагы елларда мәктәпләр ныклап төзекләндерелде, ә җиһазлар яңартылмаган килеш калды. Ә хәзер хәл үзгәрде. Җиһазлар да алмаштырылачак”.

Утырышта социаль газлаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен бирелгән җирләрдә яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру – юл төзү, газ, су кертү – тиешле инфраструктураны булдыру турында сүз бара. Газлаштыру мәсьәләсендә Кукмара районы лидер буларак әйтеп үтелде.

Утырышта җитди мәсьәләләр каралды һәм уртак бер фикергә киленде – һәркайда контроль булырга тиеш. Халык илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылганын белеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X