erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхимсезлек күрсәткән

Суд В.Б.Николаевны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте, ул җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Район судында 1973 елда туган В.Б.Николаевны әйбер урлауда, белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепләү буенча җинаять эше каралды.

Тикшерү ачыклаганча, бер төркем ирләр Арча шәһәрендә бер йортта җыелгалап спиртлы эчемлекләр эчәләр. Мондый “бәйрәмнәр” кайвакытта сугышу, полиция чакыру белән тәмамлана.

Апрель башында болар дүртәү җыела, араларында берничә тапкыр хөкем ителгән, шул исәптән кеше үтергән өчен дә, 46 яшьлек В.Б.Николаев та була. Сыйлана болар, шунда йокларга да калалар. Николаев тик ятмый, бер ирнең  кәрәзле телефонын эләктерә.

Берничә көннән шешәдәшләр тагын шушы йортта җыела. Салып утырганда телефоны югалган ир Николаевны караклыкта гаепли. Ызгыш сугышуга әверелә, тәҗрибәле рецидивист 61 яшьлек ирне рәхимсез рәвештә кыйный, агач урындык белән берничә тапкыр башына суга, аннан соң кайнар су белән коендыра.

Нәтиҗәдә зыян күрүчегә авыр тән җәрәхәтләре ясала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Суд утырышында Николаевның кәрәзле телефон урлавы да раслана.

Суд В.Б.Николаевны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте, ул җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X