erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәм белән котладылар

Укучыларыңның хөрмәтен, игелеген күрүгә ни җитә?!

Октябрь – бәйрәмнәргә бай ай. 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне булса, 5 нче октябрь - Укытучыларның һөнәри бәйрәм көне. Өлкәннәр көне, үзенә күрә көз бәйрәме кебек, кешенең гомер көзе- үстергән балаларының, укыткан, тәрбияләгән укучыларының игелеген күрү, хезмәтенең җимешләрен татуга тиң. Без дә үзебезнең лаеклы ялда булган өлкән буын укытучыларыбызны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. Аларга хөрмәтебез, ихтирамыбыз чиксез!

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Ул үзенең хезмәтенең нәтиҗәсен еллар үткәч кенә күрә, бәяли ала. Игелекле укучылар - менә ул укытучы хезмәтенең иң югары күрсәткече. Мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз безгә карата һәрвакыт игътибарлы. Мәктәпкә килеп йөриләр, мәктәп тормышы белән кызыксынып торалар. Бу- безнең өчен зур шатлык. Шушы бәйрәм көннәрендә безгә дә, мәктәпне тәмамлап, тормышта югары уңышка ирешкән укучыларыбызның игътибарын һәм ихтирамын тоярга насыйп булды. Бертуган Искәндәр һәм Эльбрус Бариевлар, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Азат Закировлар ветераннарыбызны бәйрәм белән котлуга өлешләрен керттеләр, мәктәпкә проектор бүләк иттеләр. Зур рәхмәт,егетләр! Сау-сәламәт булыгыз, тагын да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын үзегезгә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кәче төп гомуми белем мәктәбе коллективы исеменнән татар теле укытучысы Фәнүзә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X