Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рәхмәт сезгә, Мансур абый!

    Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше.

    Рәхмәт сезгә, авылдашыбыз Мансур абый!

    Без, Түбән Пошалым авылында яшәүчеләр, үзебезнең авылдан чыккан Хафизов Мансур Нәкыйп улының һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез. Аның безнең авылга кылган изгелекләрен әйтеп тә, санап та бетерә торган түгел. Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Безне чишмәле, юллы итте, мәхабәт мәчетебезне салдырды, зыяратны коймалап алдырды. Һәрвакыт ярдәм итәм, диеп кенә тора.

    Ел саен изге Рамазан аенда авыл халкын җыеп, ифтар мәҗлесе үткәрә. Быел, коронавирус белән бәйле рәвештә күпләп җыелырга ярамагач, ифтар күчтәнәчләрен һәр хуҗалык саен өләшеп йөрде.

    Без, бөтен авылыбыз белән, Мансур абыйга рәхмәт укыйбыз, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, ике дөнья бәхетен телибез.

    Безне сөендереп, озын—озак, таза—сау булып яшә, Мансур абый!

    Роза Шәйнурова,

    Сара Насретдинова,

    Гөлфирә Шәйдуллина.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: