erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәт әйтергә кергән

Беркөн редакциягә Арчада яшәүче Тәнзилә Шәрәфетдинова килеп керде. “Авыр чакта ярдәм кулы сузганнарга рәхмәт белдерәсем килә”, – диде ул

Бездә рәхмәт сүзе җиткерү түләүле, дию дә туктатмады аны. Аңа да риза иде. Тик монда хәл икенче төрлерәк тора. Аның улы тумыштан инвалид Рамил Шәрәфетдиновка актив коляска алып бирүдә ярдәм иткәннәр.

Ана кеше баласының сөенечле йөзен күрү өчен ни генә эшләми. Өстәвенә Рамил Тәнзиләнең бердәнбер баласы. Укып бетереп, юллама буенча Ташкентка китә Тәнзилә. Шунда кияүгә чыга. Уллары туа. Баласы алты айда утырмагач, аптырап табибларга мөрәҗәгать итә һәм коточкыч диагноз ишетә. “Бала гомер буе коляскада булачак”. Бу ханымдагы ихтыяр көченә сокланырлык. Шул көннән башлап нинди генә табибларга, дәвалаучы әбиләргә йөртми ул Рамилне. Файдасыз икәнне белгәч тә күңелен төшерми, туган ягына кайта, Арчада урнаша.

Рамил Шәрәфетдинов бик башлы малай булып чыга. Компьютерны өйрәнә, башта махсус, аннан югары белем ала. Дөрес, читтән торып. Сессия вакытларында әнисе аны көн саен коляска белән укырга йөртә. Бишкә генә укый егет. Тик... Эх, яшьтәшләре кебек көн саен эшкә дә бара алса... Әмма төшенкелеккә бирелми егет тә. Әнисе кебек нык характерлы ул. Шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә, догалар өйрәнә...

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бочче дигән спорт төре белән шөгыльләнә ул. Җиңүләр дә яулый. Районда, республикада гына түгел, Россиядә дә чемпион исеменә лаек була. Республиканың җыелма командасы составына керә. Тик... бу җиңүнең ничек килгәнен Рамил үзе дә түгел, әнисе Тәнзилә генә белә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Акча, акча, акча... Икешәр эштә эшли, әмма улын андый мөмкинлектән мәхрүм итми Тәнзилә.

– Бер ярышта аңа Россиякүләм, илебездән читтә үткән ярышларда катнашырга туры килгән очракта Германиядә эшләнгән актив коляска алырга тәкъдим иттеләр. Ә ул бик кыйммәт. Акчаны каян юнәтәсе? Безнең өчен искиткеч зур сумма бит бу. Әмма яхшы кешеләр бик күп икән. Дәрәҗәле ярышта җиңеп кайтканнан соң “Арча” радиосына чыгыш ясарга чакырдылар Рамилне. 2018 ел иде бу. Шунда алып баручы Гөлнара проблемабыз турында да әйтеп үтте. Фитыр сәдакасы бирә торган вакыт иде. Бик күп кеше картага да акча салды, өйгә дә китерде. Барысына да чиксез рәхмәтлемен, – ди ул.

Шунда Тәнзиләгә берәү “Ак Барс “Холдинг компаниясе” җәмгыяте генераль директоры Иван Егоровка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясый. Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов хат язарга булыша. Шуны тотып, кусалар, чыгып китәрмен, дип ана Казанга юл ала. Юк, кире бормыйлар аны, киресенчә, ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр.

– Иван Михайлович кушуы буенча “АСПК” җәмгыяте директоры Ленар Абдуллин, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина, аннан тыш “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров, “Көнбатыш” сәүдә комплексы җитәкчесе Әгъләм Локманов, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте директоры Илһам Сабиров, “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева акча күчерделәр, “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев шәхсән үзе өйгә китереп бирде. Җитмәгәнен үзебез түләдек. Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә актив коляс-ка кайтты! Ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Баламны шулай сөендергән өчен Ходай сезне зурласын, – диде Тәнзилә Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X